“Бердәм Россия” партиясендә КФУ ректорының тоткарлануы турындагы хәбәргә аңлатма бирделәр

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегендә КФУ ректоры Илшат Гафуровның хокук сакчылары тарафыннан тоткарлануы турындагы хәбәргә аңлатма бирделәр.

“Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге хокук саклау органнарының Илшат Гафуровны тоткарлавы турындагы хәбәрләрне игътибар белән күзәтә. Аңа карата җинаять эше кузгатылу турындагы мәгълүмат раслануга, “Бердәм Россия”нең уставы нигезендә аның партиядәге әгъзалыгы кичекмәстән туктатылачак. Әгәр аның җинаять кылуда гаебе исбатланса, ул партиядән чыгарылачак һәм закон нигезендә депутат статусыннан мәхрүм ителәчәк”, – диелә партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге сайтындагы хәбәрдә.


Фикер өстәү