Татарстанда 38 яшьлек ир-ат, үги кызын яклап, бәлагә юлыккан

Чаллы полициясенә урамда килеп чыккан низагны ачыкларга туры килгән. Өлкән сыйныфта укучы 17 яшьлек егетнең әнисе гариза белән мөрәҗәгать иткән. Моңа кадәр егеткә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән булган. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Баксаң, сыйныфташының (кыз бала) үги әтисе егетнең битенә суккан икән. Кызның әйтүенчә, егетнең аңа күзе төшкән, очрашуга чакырган, ләкин кызның моңа исе китмәгән. Егет рәнҗегән, күрәсең. Бервакыт, дәресләр беткәч, дусты белән өенә кайтып барганда, кызны урамда күреп, төрле сүзләр белән кимсетә башлаган. Кыз, үги әтисенә шалтыратып, бу хакта әләкләгән.

38 яшьлек ир-ат әйтелгән урынга шундук килеп җиткән дә үсмергә үзенчә “җәза” биргән.

Әлеге очрак буенча “Сәламәтлеккә белә торып җиңелчә зыян салу” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Закон буенча, ир-атка 4 айга кадәр кулга алу яный. Эш материаллары шәһәр судына карап тикшерүгә тапшырылган.


Фикер өстәү