16 яшьлек кызны элек йөргән егете вәхшиләрчә үтергән

Мәктәптә укучы кызның гаиләсе полициягә берничә тапкыр гариза белән мөрәҗәгать иткән, тик чара күрелмәгән.

Подольскида үтерелгән тугызынчы сыйныф укучысының әтисе кызына элеккеге егете социаль челтәрләрдә даими рәвештә янаганын сөйләгән. Мәрхүмә кызның гаиләсе полициягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп, егетнең кызларын күзәтеп йөрүе турында әйткән, янаулы хатларның скриншотларын да күрсәткән, дип яза Shot Телеграм каналы. Ләкин эш сөйләшүдән ары узмаган.

Әтисе сүзләренчә, егет башта үз аккаунтыннан хәбәрләр җибәргән, әмма соңыннан кызга төрле профильләрдән яза башлаган. Шуннан соң кызның гаиләсе полициягә мөрәҗәгать иткән. Егетне әнисе белән профилактик әңгәмәгә чакыралар, анда шулай ук кызның гаиләсе дә катнаша. Кызның әтисе әйтүенчә, егетнең әнисе барысын да белгән, ләкин берни эшли алмаган.

Фаҗига булган көнне кызы телефонын алмагач әнисе борчылып, сыйныфташына һәм дус кызына бар да яхшымы икәнлеген тикшерергә куша.

Яшьләр домофонннан җавап бирүче булмагач, фатирга керә алмыйлар. Алар балконның ачык булуын күреп, шуннан фатирга үтәләр һәм кан эчендә яткан кызга тап булалар.


Фикер өстәү