Мария Ефлова: «Владимир Путин Юлламасын карау кая таба барасыбызны аңлау өчен кирәк»

29 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, социология фәннәре докторы, социаль-сәяси фәннәре бүлеге җитәкчесе Мария Ефлова бу вакыйгадан ни көткәнен әйтте.

«Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын караячакмын, әлбәттә. Иң беренче чиратта, бу – киләсе алты елда илебезнең эчке һәм тышкы сәясәте ничек дәвам итәчәген аңлау өчен кирәк, дип саныйм», – диде Мария Ефлова.

Аның сүзләренә караганда, Юлламада бүген «көн кадагы»нда торган барлык мөһим мәсьәләләр күтәрелә.

«Эчке сәясәтне алсак, сүз барыннан да бигрәк, социаль тармак турында бара. Бүген укытучыларга, табибларга, пенсионерларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләр мөһим дип уйлыйм. Сәнәгать өлкәсен алсак, илдә автомобиль сәнәгате зур үсеш кичерә. Юлламада бу хакта да әйтерләр дип көтәм. Соңгы арада шунысы да игътибар иттек: илдә юллар төзелешенә, аерым алганда, М12 автомобиль трассасы кулланышка тапшырылды, Уралдан алып Мәскәүгә кадәр ил төбәкләрен уңайлы транспорт юллары белән тоташтыруга зур әһәмият бирелә. Шуңа күрә Юлламада бу юнәлештә алга таба тагын нәрсәләр эшләнәчәк дигән сорауга җавап көтәм. Президент тышкы сәясәтне дә читләтеп узмаячак. Владимир Путин махсус хәрби операцияне игътибардан читтә калдырмаячак. Чөнки бу – мөһим һәм кирәкле мәсьәлә», – диде ул.


Фикер өстәү