Чаллыда биш көн элек югалган 34 яшьлек Ринат Хисмәтовны эзлиләр

Чаллыда 34 яшьлек Ринат Хисмәтов югалган. Ул 48 нче комплекста урнашкан йорттагы фатирыннан 5 апрельдә чыгып киткән. Бүгенгә кадәр аның кайда икәнлеге мәгълүм түгел.

Югалган ир-атның билгеләре: буе 170-175 см, уртача гәүдәле, чәче кыска итеп киселгән, соры күзле.
Кара төстәге куртка, кара спорт чалбары, кара кроссовки кигән.


Югалган ир-атны күрүчеләрдән түбәндәге телефон аша хәбәр итүләре сорала: 89053732135 (Айгөл), 89172604743 (Альбина).


Фикер өстәү