Рәмис Хисамов: «Хәзер инде космостан энәне дә, дөяне дә күреп була»

Һава торышы турында «күктән хәбәр бирүләренә» без күптән күнектек инде. Оборона эшләрендә дә шундый хәлләр икәнен чамалыйбыз. «Хәзер инде космостан энәне дә, дөяне дә күреп була», – ди Рәмис Хисамов бу җәһәттән. Белеп сөйли, чөнки ул күп еллар Казандагы Аэрокосмик приборлар төзү институтында ясалма иярченнәр өчен нәкъ менә шундый приборлар эшләгән.

– Рәмис Шәрәфович, мондый кәттә приборларның Казанда эшләнүен күпләр белмәгәндер дә дип уйлыйм…

– Совет хакимияте вакытында галәмгә безнең институтта җитештерелгән оптик-электрон приборлар куелган космик кораблар, ясалма иярченнәр бик күп җибәрелде. Әмма аларның күбесе «яшерен» грифы белән эшләнде. Шуңа күрә сез хаклы дип уйлыйм. Белеп, ишетеп бетермәгәннәрдер. Хәзер исә махсус комиссия карары белән «яшерен» грифы юкка чыгарылды.

– Сөйләгез әле, бу приборлар ничек эшли дә ниләр күрсәтә? Беркөнне шулай күршем кергән иде. Йортын рәсмиләштереп йөргәндә, кулына галәмнән төшерелгән рәсем тоттырганнар. Капкасын ачып, ишегалдына кереп бара торган чагы эләккән. Безне гел шулай тикшереп торалармы икән әллә дип борчуга калган.

–  Алай ук борчылырга кирәкми, әлбәттә. Бу сурәт документлаштыру өчен генә алынган. Безне беркем дә күзәтеп тормый. Приборлар исә түбәндәгечә эшли: җир өслегеннән чагыла торган нурларны башта электр сигналларына, аннан цифрлы кодка әйләндерәләр дә җиргә тапшыралар. Җир тирәли орбитадан кирәк кадәр мәйданны берьюлы сурәткә төшерергә, бер үк ноктага күп тапкыр кире кайтырга мөмкин. Приборлар гадәттә ике төргә бүленә. Беренчесе –  нигездә хәрбиләр өчен. Иярченнәрдәге приборлар ярдәмендә оператив рәвештә корабльләрне, самолетларны, танклар һәм башка хәрби техниканы төшереп, «Сугыш хәрәкәтләре театры»н даими контрольдә тоталар. Икенчесе көнкүреш темасына кагыла. Мәсәлән, җир тетрәүне, су басуларны булдырмас өчен тикшеренүләр алып барыла. Галәмнән, әйтик, нефть һәм газ үткәргечләренең тишелеп агып ятуы да бик яхшы күренә. Андый аварияләрнең кайчагында кеше еллар буена аяк басмаган урыннарда булуын исәпкә алсаң, приборларның файдасы әйтеп бетергесез. Күпме һәлакәттән коткара дигән сүз бит. Урмандагы янгыннар, су басулар белән дә шундый ук хәл. Электрон-оптик приборлар гади күзгә бертөрле булып күренгән җылы һәм салкын суны да бик җиңел аера. Диңгез һәм елгаларның индустриаль юынтык сулар белән ни дәрәҗәдә пычрануын да бик ачык күрсәтә. Җылы һәм салкын һава агымнарына карап, бер айга кадәр алдан метереологик фараз ясарга була. Хәтта дөнья буенча күпме иген уңышы алыначагын да белергә була. Төньяк Боз океанында йөзүче корабларга юл да күрсәтә ул. Безнең приборларның төгәллеге автомобильнең номерын танырга, су астыннан, хәтта җир астыннан күрергә, инфракызыл нурлар ярдәмендә төнлә дә яхшы сурәт алырга мөмкинлек бирә.

– Җиргә бу сигналлар төсле сурәт рәвешендә килеп җитте, ди. Алга таба аларны нинди язмыш көтә?

– Төшердең дә бетте түгел әле. Җирдә галәмнән төшерелгән сурәтләрне кабул итү, эшкәртү үзәкләре эшли. Теләсә нәрсәне төшерергә ярый дигән сүз түгел бит бу. Һәрберсенең үз таләпләре, шартлары бар. Кыскасы, һәр эш килештерелгән булырга тиеш. Приборлар да төрле. Бер үк булганнарының саны гадәттә дистәдән артмый, бер генә данә булган очраклар да бар. Аларның һәркайсы төрледән-төрле мәгълүмат җибәреп тора. Галимнәр шуларны эшкәртү белән мәшгуль дә инде. Бу җәһәттән СССРда Космик тикшеренүләр институты да беренчеләрдән булып эшли башлаган иде һәм бу өлкәдә безгә фәнни консультант, куратор булды. Аны озак еллар милләттәшебез, академик Роальд Сәгъдиев җитәкләде.

– Таләпләр төрле булгач, димәк, приборлар заказ буенча эшләнә дип уйларга нигез бар?

– Әйе. Мәсәлән, Оборона министрлыгы заказ бирә, үз таләпләрен куя. Приборларны башта җирдә сынап карыйлар. Галәмгә җибәрелгәч тә, алынган сурәтләрне дә кат-кат тикшерәләр. Чөнки җирнең кайсы өлеше күрсәтелгәнен төгәл билгеләргә кирәк. Ялгышмас өчен, самолеттан да шул ук урыннарны төшерәләр. Туры киләме икәнлеген чагыштырып карыйлар. Масштаблар бик зур бит, ялгышырга ярамый.

 – Бу юнәлеш буенча үрнәк алыр илләр бар идеме?

– Америка белән читтән торып кына ниндидер элемтәләр бар иде дип әйтергә ярыйдыр. Без тигез дәрәҗәдә эшләп бардык. Шуңа күрә җитештергән приборларыбыз да бертөрлерәк һәм бер вакыттарак булды. Бер-беребездән алга да китмәдек, артка да калмадык. Әмма ачыктан-ачык аралашып яшәмәдек. Халыкара симпозиумнарда гына очрашып, фикер алыша идек. Көндәшлек дигән нәрсә бик көчле иде ул вакытта.

– Белгәнебезчә, космик программалар бик нык кыскарган вакытлар да булды. Сезгә бу хәлләр ничегрәк тәэсир итте?

– Булды андый хәлләр. Әмма без югалып калмадык. Таралып китмәс өчен барысын да эшләргә тырыштык. Үз аппаратларыбызны, мәсәлән, АН-38, ТУ-154 самолетларына, Ми-8 вертолетына җайлаштырып үзгәрттек. Нәтиҗәләр зарланырлык булмады. «Җиргә төшәргә» дә туры килде. Икътисад өчен авыр 1990–2002 елларда конверсия программасы кысасында республиканың «Татавтодор» берләшмәсе белән килешү нигезендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре үткәрелде. Бу өлкәдә уңышлы гына эшләп, берничә төрле прибор чыгарылды һәм производствога кертелде. Шулай ук шикәр заводлары, эчемлек фабрикаларына зур төгәллек белән шикәр микъдарын күрсәтә торган прибор тәкъдим иттек. Электр станцияләре өчен турбина подшипникларының температурасын даими күрсәтә торган прибор да җитештердек.

– 2002 елда яңадан дәүләт гамәли-оптика институтына күчкәч, сезнең җитәкчелектә шактый катлаулы эш – самолет һәм вертолетларны һөҗүм итүче ракеталардан саклау системалары проектлана һәм эшләнә…

– Бу өлкәдә дә без пионерлар булдык. Аңлашылганча, самолет, вертолетларны шартлату өчен җибәрелгән ракеталар мотор җылысына килә. Эләктеңме, беттең дигән сүз инде. Ә безнең приборлар исә бу ракеталарның төбәү системасындагы датчикларны лазер нуры ярдәмендә юкка чыгара, ягъни яндыра һәм ракета читкә китәргә мәҗбүр була. Бүгенге көндә, аңлыйсыздыр, мондый приборлар җитештерү бигрәк тә актуаль.

Хисамов Рәмис Шәрәф улы Апас районы Чүрибураш авылында туа. Казан дәүләт университетының физика факультетында «Радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча укый. 1977 елдан Казан шәһәрендә Дәүләт гамәли оптика институтында инженер, фәнни хезмәткәр, фәнни-техник комплекс мөдире урынбасары булып эшли. Ленинградта дәүләт оптика институты аспирантурасын тәмамлап, техник фәннәр кандидаты фәнни дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1991 елда яңа оештырылган Аэрокосмик приборлар институтының фән эшләре буенча директорның беренче урынбасары итеп билгеләнә.

СССР Хәрби сәнәгать министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техник эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Рәмис Шәрәф улы – 70тән артык фәнни хезмәт һәм берничә патент авторы. Бик күп студентларның курс һәм диплом проекты эшләрен яклауны оештыра, фәннәр кандидаты дәрәҗәсен эзләүче берничә хезмәткәрнең фәнни җитәкчесе була.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү