Спорт министрлыгы илдәге иң популяр спорт төрләрен игълан итте

Россиядә 69,829 млн кеше даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу – барлык халыкның 52,95 проценты дигән сүз. Илнең спорт министрлыгы узган ел нәтиҗәләре буенча чыгарган хисапка ышансаң, ике күрсәткеч тә сизелерлек арткан. Әйтик, 2008 елда спорт белән шөгыльләнүчеләр 15,9 процент кына булган.

Илдә иң популяр спорт төре булып футбол санала. Аның белән 3,337 млн кеше шөгыльләнә. Аннан тыш, иң киң таралган төрләр арасына йөзү, волейбол, җиңел атлетика һәм баскетбол керә.
1. Футбол – 3 337 498 кеше
2. Йөзү – 2 554 606 кеше
3. Волейбол – 2 497 396 кеше
4. Җиңел атлетика – 1 961 474 кеше
5. Баскетбол – 1 791 946 кеше
6. Фитнес-аэробика – 1 718 062 кеше
7. Чаңгы узышлары – 1 106 534 кеше
8. Вело һәм җәяүле маршрутлар – 1 089 148 кеше
9. Шахмат – 1 015 957 кеше
10. Өстәл теннисы – 892 491 кеше

Бер ел эчендә Вело һәм җәяүле маршрутлар (+178 мең), фитнес (+158 мең), йөзү (+138 мең) һәм спорт туризмы (+134 мең) белән шөгыльләнүчеләр арткан. Кимү иң нык теркәлгән төрләр арасында фигуралы шуу, бокс, капоэйра, көччыгыш көрәш төрләре һәм кикбоксинг бар.

Спорт белән иң күп шөгыльләнүчеләр Сахалин өлкәсендә яши. Әлеге төбәктә халыкның 63 проценты хәрәкәтнең бәрәкәтен күрергә тырыша. Иң түбән күрсәткеч Еврей автоном өлкәсендә теркәлгән: 33,3 процент. Татарстанда исә халыкның 57,8 проценты спорт һәм физик культура белән даими рәвештә шөгыльләнә. Бу 2041945 кеше дигән сүз.


Фикер өстәү