Илсөя Бәдретдинова: “Улым аерым яши”

Җырчының гастрольләрдән кайтып кергәне бик сирәк. Айга 28әр концерт куя икән. Безгә дә килегез дип мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Тамашачыны тыңламый да булмый. Быел хәтта июнь аенда да концертлары дәвам итәчәк.

– Үз йортым белән яши башладым. Улым Нариман аерым тора. Үзенең теләге шундый булды. Егет кешегә мөстәкыйльлек тә кирәк. Бу адымын хуплыйм. Фатиры миннән ерак урнашмаган. Аллага шөкер, укый да, эшли дә. Үз тормышын үзе алып бара, акча сораганы юк, – ди Илсөя.


Фикер өстәү