Бер мәктәптән өч кыз журналист булырга җыена

Быел 11 нче сыйныф укучылары арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын сигез укучы тапшырырга җыена. Шуларның өчесе – Нурлат районының Күлбай Мораса мәктәбеннән. Алар – Әлфинә Хисамова, Руфинә Гайнетдинова, Рузинә Сабирова. Иң кызыгы – барысы да журналистикага юл тотмакчы. Икесе Кычытканлы авылыннан килеп белем ала.

– Унбер ел буе татарча укыгач, имтихан бирүнең бернинди кыенлыгы да юк, дип уйлыйбыз. Бөтен нәрсә дә билге белән үлчәнми бит. Ватанпәрвәрлек дигән нәрсә дә бар. Без – патриотлар. Татарча сынауны тапшыручылар күп булганда, туган телебезнең абруе да артачак. Журналистикага кызыксынуны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Галиуллина уятты. Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуладык, – ди Күлбай Мораса авылы кызлары.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү