“Хатын кыз буларак та, актриса буларак та берәүне дә битараф калдырмый”

Үз иҗатын балаларга багышлаган бу шәхес белән күпләр таныштыр инде, мөгаен. 28 октябрьдә Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллинаның алтмыш яшьлек юбилей кичәсе узды.

Рәмзия ханым 43 ел дәверендә “Әкият” курчак театрында эшли. Ул берсеннән-берсе аерылып торган, төрле холыклы персонажларны гәүдәләндерә, җитмештән артык спектакльдә уйный. Шуларның берничәсе белән тамашачы кичәдә дә таныша алды.

Образга кергәндә Рәмзия апа һәр персонажны үзе аша үткәрә. Алар белән бергә бар хисләрне кичереп, куелышка бирелә. Курчак белән бергә яши дә, сулый да кебек ул.

Тик пәрдә артында, чынбарлыкта нинди соң ул Рәмзия Мәхмүт кызы? Бу турыда артисткабызның сәхнәдәше Фәнзилә Сабирова уртаклашты:

-Ул татар хатын кызларына хас булган барлык сыйфатларны да үзенә җыйган. Иң элек мин аның кешелеклелек сыйфатын әйтеп үтәсем килә, чөнки бу төшенчә аеруча зур игътибарга һәм ихтирамга лаек. Күп еллар бергә эшләү дәверендә утын да, суын да бергә кичәргә туры килде. Һәм, нинди генә хәлдә калсак та, Рәмзиядә иң элек кешелеклелек сыйфаты калкып чыга иде. Нинди генә очракта булса да, ул чын кеше булып кала белде.

Озак еллар бергә эшләгәндә артистлар бер гаиләгә әверелә, хезмәттәшләр генә түгел, иптәшләр булалар. Бу сүзләрне дәлилләп Рәмзия ханым белән эшләүче Рузилә Нуриева менә нәрсә ди:
-Рәмзия апа-ул кешене тоючан һәм аңлаучан. Бигрәк тә мин моны “Әлфия” спектакленә әзерлек барганда тойдым. Чөнки без бер курчак белән идарә итәбез. Икебез бербөтен булып эшләгәндә генә, курчакка җан керә һәм тулы образ барлыкка килә.

Хуш исле чәчәкләр сыман, шәхесләр үз туган якларын бизи. Рәмзия Фәйзуллина да Сарман районының горурлыгы булып тора. Аның саф, чишмәдәй челтерәп торган тавышы барлык тамашачыларны битараф калдырмый. Рәмзия апа бар хезмәтен җиренә җиткереп эшли. Бу аның осталыгы, сәләтле турында әйтә.
Рәмзия Фәйзуллинага Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова рәхмәт сүзләрен белдереп, медаль тапшырды. Шулай үк аны Чаллы курчак театры артистлары, Кариев, Камал театры вәкилләре котлады. Әсхәт Хисмәтов, Зөһрә Шәрифуллина, Эльмир Низамов Рәмзия апага иң изге теләкләрен белдереп музыка, җыр бүләк итте.

Кичәдә Рәмзия ханым иксез-чиксез котлаулардан тыш, мең-мең мактаулар да ишетте. Аны үз эшенең чын остасы, бүгенге көндә дә профессиональ дәрәҗәдә курчаклар белән идарә итүче зур шәхес дип саныйлар. Бу чыннан да шулай. Тырышлыгы һәм үз хезмәтенә мәхәббәте белән Рәмзия ханым зур казанышларга иреште. Үзе: “Без картаймый, кем картайсын” дисә дә, әле алга таба иҗаты өчен зур адымнар атларга җыена. Күзләрдә дәрт тулып, янып торганда гына барыр юлыңнан тайпылмыйча нәтиҗәгә ирешеп була. Ә бит Рәмзия Фәйзуллина нәкъ шундыйлардан!

Эльвина ПОЛЯКОВА


Фикер өстәү