Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: “Мин гөнаһ эшлимме, әллә кемнеңдер гомерен коткарып каламмы?”

Җырчы Илсөя Бәдретдинова күптән түгел редакциябездә кунак булып киткән иде. Бер килгән-килгән тормышындагы маҗаралы хәлләр турында сорашмыйча кала алабызмы соң? Илсөя ханымның гыйбрәт булырлык тормыш хәлләре күп. Шуларның берсе белән уртаклашты.

− Күңел өчен эшләнә торган әйберләрне социаль челтәргә куймыйм. “Монда сәдәка бирдем әле, монда мәчеткә бардым әле” диючеләрне бик аңлап бетермим. Юк, берсен дә хөкем итмим, аларның үз эше. Бу бары тик минем өчен түгел. Берсендә бер мулла белән әрләшеп тә беттек әле. Ул әйтә: “Мәчеткә барып сәдакә бирергә кирәк, укытырга. Шул чакта гына сәдакә кабул була”, − ди. Һич килешмим! Бәлки, мин дөрес эшләмимдер дә. Кара, мин, бәлки, бу тормышта бер нәрсәне дә белеп, дөрес итеп эшләмимдер ул?! Әмма мин үзем белгәнчә эшлим. Мәскәү базары янында бер исерек ир-ат утырып тора. Гомерем үтте исерекләр белән. Тугач та – исерекләр белән, гомер буе шулар арасында. Шуңа да аңлыйм мин аларның хәлен. Менә бу сәрхүшкә дә, берәр нәрсә тоттырмасаң, тегендә китеп барасын беләм. Ул сулый да алмый, сорамый да – аңа бары тик бик авыр. Әйе, кибеткә керәм дә, “чәкүшкә” алып чыгып бирәм. “Авырма”, – дим. Менә нәрсә бу: мин гөнаһ эшлимме бу вакытта? Бәлки, мин кемнеңдер гомерен коткарып калганмындыр? Икенче яктан карасаң, мин бит кешегә хәмер тоттырдым. Әлбәттә, кеше сөйләячәк, эчерттең, дип гаепләячәк. Мәчеткә алып бар, вәгазь сөйләргә кирәк иде, аңлатырга иде, диячәк. Аңа ул кирәкме? Аңа яшәргә кирәк! Мин аңа нидер сөйләп кенә туры юлга бастыра да алмам. Әмма бер көнгә генә булса да тормышын коткарып кала алдым. Минем – үз дөреслегем. Йөрәгем ничек куша, шулай эшлим. Тормышта кыйналган чакларым булды. Бер тиен акчам юк иде кесәмдә. Зарланырга ярамый – горурлык чиктән ашкан! Ике кибеттәге бәяләрне чагыштырып, кайсында арзанрак, шампуньне әнә шунысыннан ала идем. Аллаһы Тәгалә яхшы гына сындырды. Аның белән килештек: мин – аның баласы, кызы, колы түгел! Күрә торып шушы хәлгә җиткерде икән, димәк, моңа лаекмын, дип кабул иттем. Акча эшләрлек мөмкинлек бир, сәламәтлек бир, эшләгәнемнең күп өлешен башкаларга ярдәм итүгә тотармын, дидем. Күбрәк акча эшләгән саен, күбрәк булышырмын. Миңа калса, килештек кебек. Шушы юлымнан тайпылмаска тырышам, — дип сөйләде җырчы.


Фикер өстәү