Татарстан Рәисе Казандагы идарәче оешмаларның эшенә игътибарны арттырырга кушты

Торак инспекциясе, шәһәр хезмәтләре идарәче компанияләренең ничек эшләгәненә игътибар бирергә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә шулай дип белдерде.

Казанда яшәүчеләрдән килгән шикаятьләрнең 33% проценты – күп фатирлы йортларны карап тоту һәм торак фондына идарә итүгә бәйле ТКХ мәсьәләләренә туры килә. «Идарәче компанияләрнең эшен тәртипкә китерергә кирәк. Алар һәр җирдә дә тиешенчә эшләми. Торак инспекциясе, шәһәр хезмәтләре — идарәче компанияләрнең эш дәрәҗәсенә игътибар белән карарга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Аерым алганда, бу, финанс дисциплинасын һәм ачыклыгын саклап, исәп-хисапларга кагыла. Шәһәрдә күп кенә торак оешмалары халыкка исәпләүләрне мөстәкыйль алып бара. Шул ук вакытта бездә «Татэнергосбыт» АҖнең бердәм исәп-хисап үзәге бик яхшы эшли, беркемдә дә зарланмый. Әмма шәһәрдә торак фондының 68%ы гына ЕРЦ (Бердәм исәп үзәге аша эшли)», – диде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү