«400 мең сумнан артык бурычым бар, пенсиямне шуңа тотып калалар»

Өлкәннәр ункөнлеге кысасында өлкән яшьтәгеләр өчен төрле чаралар уздырыла. Чираттагысын «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советы депутат берләшмәсе әгъзалары белән Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле бергәләп уздырды. «Хатын-кыз игътибары» дип аталган «кайнар линия»гә төрле районнардан шалтыратучылар булган.

–  Безгә күп кенә сораулар килде. Татарча мөрәҗәгать итүчеләр күп иде. Кешеләр район хастаханәләрендә кардиологлар җитми дип зарлана. Без аларны шунда ук тынычландырдык. Киләсе ел башыннан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яңадан укытылган 100дән артык кардиологны районнарга җибәрәчәк, – ди «Мәрхәмәт — Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. –   Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрдән дә күп сораулар килде. Алар тернәкләндерү чаралары, подгуздниклар булмаудан зарлана. Без барлык сорауларны да язып алдык. Якын киләчәктә аларны хәл итәргә тырышачакбыз.

Пенсияләр билгеләү, рәсмиләштерү һәм индексацияләүгә кагылган, эшләүче пенсионерлардан үзләренә тиеш булган социаль ташламалар буенча мөрәҗәгатьләр булган. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, кешеләр үзләренә тиешле күп кенә ташламаларны белеп бетерми.

– Мондый шалтыратулар кешеләргә үзләрен борчыган сорауларга тиз генә җавап алырга ярдәм итә. Өлкән яшьтәгеләр өчен телефон аша шалтыратып сорау бик уңайлы. Аларның барысы да үзенә кирәкле оешмаларга барып җитә алмый бит, – ди Сәрия Сабурская. – Сөйләшүләрдән бер апаның гозере күңелемә тиде. 81 яше белән баручы ханымның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 400 мең сумнан артык бурычы җыелган. Фатирында биш кеше теркәлгән һәм алар да шунда яши. Суд карары белән бу апаның ярты пенсиясе тотылып кала. Яшәренә дә акчасы калмый икән. Без моны контрольгә алып, барысын да ачыклаячакбыз. Ул апага булышырга тиешбез.

Республика халкы банк счетлары, дару һәм пенсия белән тәэмин итү, электр энергиясен исәпләү приборларын алыштыру проблемалары да турында да шалтыратып әйткәннәр.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина бер районда яшәүчедән шалтырату алган.  Әлеге кеше шәһәрне төзекләндерергә кирәк дип мөрәҗәгать иткән.  Аларда базар җиһазланмаган, «күгәргән» фонтан картинаны боза, өлкәннәргә утырып ял итәргә урын юк икән.

– Мине пенсионерның үзе турында гына кайгыртмавы шатландырды. Ул – туган районы патриоты, аны шәһәрнең башка кешеләренә кагылышлы сораулар борчый. Өлкән буын вәкилләре үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып безгә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтә. Мәсәлән, кайбер җирлекләрдә пенсионерлар Өлкәннәр көненә традицион бүләкләр алмаган, моны да ачыкларга кирәк, – диде Лилия Маврина.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү