Кредит каникулыннан кемнәр файдалана ала?

Кредит каникулы кредит яки заем алган хәрби хезмәткәргә түләүләрне вакытлыча туктатып торырга мөмкинлек бирә. Әлеге кагыйдә кулланучылар кредитлары һәм заемнарына, шул исәптән, ипотека һәм кредит карталары буенча түләүләргә кагыла. Бу очракта бурычның күләме һәм заемнарның саны мөһим түгел. Мондый мөмкинлектән мобилизациягә эләккән кешеләр генә түгел, аларның гаилә әгъзалары да файдалана ала.

Шартлары

Кредит каникулы турындагы закон Дәүләт Думасында 28 сентябрьдә кабул ителде һәм 4 октябрьдә Федерация Советында расланды. Төп шарт – кредит мобилизациягә кадәр яки махсус хәрби операциядә катнаша башлаганчы алынган булырга тиеш. Кредит каникулы мобилизация башлану датасы, ягъни 2022 елның 21 сентябреннән алдан башлана алмый. Ә кредит карталары буенча ташламалар кеше мөрәҗәгать иткәннән соң гына гамәлгә керә. Каникул мобилизация, контракт яки махсус хәрби операциядә катнашу буенча хезмәт итү вакытында һәм тагын өстәмә 30 көн дәвамында гамәлдә. Дөрес, хезмәт иткәндә алган яралардан дәваланганда, җәрәхәтләрне төзәткән вакытта озайтылырга да мөмкин. Мобилизациягә эләккән яки махсус операциядә үзе теләп катнашучы шәхси эшмәкәр дә каникулдан файдалана ала. Банклар һәм ломбардлар кредит каникулы бирүдән баш тарта алмый.

Кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә?

Кредит каникулыннан файдалану өчен кредит алган урынга – банкка, микрофинанс оешмасына һ.б.ларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннан шалтыратырга яки килешүдә күрсәтелгән башка ысулдан файдаланырга, әйтик, гадәти яки электрон почта аша язарга мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакыты 2023 елның 31 декабренә кадәр. Гариза белән бергә махсус операциядә катнашуны раслаган документны да тапшырырга кирәк. Андый мөмкинлек юк икән, банк мондый мәгълүматны Оборона министрлыгыннан үзе дә соратып алырга хокуклы. Инде банк мондый документны бурычлы кешенең үзеннән таләп итсә, аны ташламалы вакыт тәмамланганчы тапшырырга кирәк. Кредит каникулыннан теләсә кайчан баш тартырга мөмкин. Моның өчен кредитор, ягъни банкка хәбәр салу да җитә. Туктатмыйча акча салып баруның да зыяны юк. Процентлар кими торыр. 

Банк кредит каникулы алу турындагы таләпне 10 көн дәвамында карап, андый мөмкинлек бирү яки бирмәве турында җавабын җиткерәчәк. Бурычлы кеше 15 көн дәвамында җавап алмаган икән, кредит каникулы ул мөрәҗәгать иткән көннән гамәлдә булып санала. Банк яки башка кредитор каникул тәмамланганчы түләүнең яңа графигын җибәрергә тиеш. Ташламалы вакыт тәмамлангач, бурычны түләү элеккечә дәвам итә.

Әҗәт булса, нишләргә?

Вакытында түләнмәгән кредит өчен штраф яки пеня язылган булса, каникул вакытында аларның күләме артмаячак. Дөрес, соңыннан барыбер түләргә кирәк булачак. Игътибар: 2022 елның 24 февраленнән башлап кредит каникулы турындагы закон үз көченә кергәнче булган аралыкта язылган штраф яки пеняларны түләтмәячәкләр. Банкның хәрби хезмәткәрнең залогта булган фатир яки машинасын сатарга да хокукы юк.

Каникул вакытында бурыч буенча процентларны исәпләүнең үз шартлары бар. Ипотека кредитлары һәм заемнар буенча килешүдә күрсәтелгән ставкага бәйле. Әмма кеше бурычын вакытында каплап барган кебек исәпләнә. Шулай итеп, артык процентлар исәпләнми. Кулланучы кредитлары һәм заемнары, кредит карталары буенча бурычларга килгәндә, процентлар исәпләүнең законда билгеләнгән үз ысулы бар.

Кредит әҗәте нинди шартларда бетерелә?

Хәрби хезмәткәр һәлак булса яки I группа инвалидлык алса, аның бурычы юкка чыгарыла. Мондый очракларда аның гаилә әгъзаларының өстендә булган кредитлары һәм заемнары да юкка чыгарыла.

 

 


Фикер өстәү