Казан шәһәре Башкарма комитеты татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырган

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә татар теле курсларын тәмамлау турында таныклыклар тапшырдылар.

Бушлай татар теле курслары 20 сентябрьдән 10 ноябрьгә, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен  28 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр оештырылган. Барлыгы 12 дәрес бу. Курсларда катнашырга теләп, 100дән артык гариза килгән. Нәтиҗәдә, 30 муниципаль хезмәткәр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 хезмәткәре курсларны уңышлы тәмамлау турында документ алган. Өчтән дә күбрәк дәрес калдырмаган хезмәткәрләргә тапшырылган ул.

Әлеге курсларга «Бухгалтер хезмәте күрсәтү үзәге» оешмасы хисапчысы Мирад Галләмов та  йөргән.

– Хәзер эштә татарча сөйләшсәләр, аңлыйм. Үзем дә аралашуга кушылып китәргә тырышам, – ди Мирад Галләмов.

«Мираж» кунакханәсе номер фонды хезмәтенең директор урынбасары Алинә Салиханова:

– Без көндәлек тормышта кирәк булган мөһим сүзләрне өйрәндек. Безнең кунакханәгә урнашучылар арасында татар телендә сөйләшергә теләүчеләр дә бар. Алар белән хәзер татарча аралаша алачакмын.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белдергәнчә, татар теле курслары КФУда, башка югары уку йортларында да бар. Бу курслар муниципаль хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә юнәлтелгән булуы белән үзенчәлекле. Быел дәресләр кунакханә, кафе-ресторан, кибет, транспорт хезмәткәрләре өчен дә узган.

– Былтыр курсларга карата кайтавазлар күп килде. Шуңа күрә быел да дәвам иттерергә булдык. Остазлардан да бик күп нәрсә тора. Гөлфия Габдуллаҗанова, Альберт Сәмигуллинны сайлап алдык. Махсус укыту методикасын Рашат Якупов язды. Гөлфия Габдуллаҗанованы бик яраттылар, хәтта карлы-яңгырлы көн булганда да, курсларга йөрүчеләр: «Сезнең өчен генә килдек», – дип әйтә иде. Без әлеге укытучылар белән элемтәбезне югалтмыйча, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез.

Альберт Сәмигуллин  әйтүенчә, дәресләр сизелми  узып киткән.

– Моңа кадәр төрле яшьтәге укучылар белән эшләгәнем бар. Олылар белән эшләү дә уңайлы. Дәресләр бик җылы мохиттә узды. Аралаша торган чатлар саклана. Театр, татар чараларына бергә барырга җыенабыз, – диде Альберт Сәмигуллин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү