Табиб инфаркт һәм инсультның магнит давылларына бәйлелеген аңлатты

Табиб-невролог Екатерина Демьяновская магнит давыллары һәм кояш тотылуның кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, табигый күренешләр нерв системасына тәэсир итә, ә һава торышына бәйлелеквегетатив нерв системасы бозылуның бер сәбәбе булып тора.

«Метеорологик факторлар организмга минималь күләмдә булса да үзгәрешләр кертә ала, алар үз чиратында вегетатив нерв системасына тәэсир итә. Шуңа күрә геомагнит давыллары яки кояш тотылу вакытында хәтта сәламәт кешеләр дә аңлашылмаган стресс, борчылу, физик авыртугаһәм башка тышкы факторларга сизгер була», — ди табиб.

Белгеч шулай ук геомагнит кырындагы үзгәрешләр кан тамырлары тышчасының тонусына һәм канның ою сәләтенә йогынты ясый ала дип билгеләп үтә.

Шул ук вакытта кояш тотылу йөрәк ритмы бозылган, остеопороз, нерв-мускул патологиясе һәм бөер авырулары булган кешеләр өчен куркыныч.


Фикер өстәү