Сайлауда катнашучылар җәмәгать транспортында өч көн буе бушлай йөри алачак

15-17 март көннәрендә Россия Президентын сайлауда катнашучылар Казанда җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Бу хакта сайлау көннәрендә узачак чараларга багышланган матбугат очрашуында Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүчеләргә «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек биреләчәк. «Шул беләзек белән 15-17 мартта җәмәгать транспортында бушлай йөрергә һәм сайлауның соңгы көнендә «Ак барс Арена»да узачак бәйрәм фестиваленә бушлай керергә мөмкин булачак», – диде ул.

«Бөтен гаилә белән сайлауга» фестивале 12:00 сәгатьтә башланып 21:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү