Сайлау көннәрендә Казанда транспорт хәрәкте чикләнә

Казанда сайлау көннәрендә, 17-19 сентябрьдә, кайбер урыннарда юл транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

17 сентябрь 0:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр «Казан» гаилә үзәге парковкасына керү чикләнә. Җомга көнне кич белән биредә автокинотеатр эшләячәк, сеанслар 19:00 сәгатькә һәм 21:00 сәгатькә планлаштырылган. Фильмнарны «Мин тавыш бирдем!» беләзеге булган кешеләр карый алачак.

17 сентябрь 20:00 сәгатьтән 19 сентябрь 7:00 сәгатькә кадәр Профсоюз урамы автомобильләр хәрәкәте өчен ябылачак, Астрономия урамыннан Чернышевский урамына кадәр участокта.

18 сентябрьдә Профсоюз урамында мультиформатлы яшьләр фестивале уза. Анда шәһәр халкы спектакль-кичә карый, борынгы биналар тарихы белән таныша, граффити шәһәрен бизи, урам баттлында биюләрен күрсәтә һәм башка чаралар була.

19 сентябрь 0:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге әйләнеп узу юлы ябылачак. Бердәм тавыш бирү көнендә стадион янында зур бәйрәм уза. Бу зонага махсус беләзек ияләре генә үтә ала.

14:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр яшьләр өчен тематик мәйданчыклар, спорт зоналары, «Яшәү яме» һәм «Әдәби ишегалды» проектлары мәйданчыклары эше планлаштырылган. Программаның кульминациясе концерт була, анда Татарстан һәм Россия йолдызлары чыгыш ясаячак. Сәхнәгә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Uma2rman, Филатов һәм Karas, Мот һәм Олег Газманов чыга. Чара азагында бәйрәм салюты була.

17-19 сентябрьдә казанлыларга сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын, 15 нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм 4 нче номерлы Академия һәм 20 нче номерлы Липатов сайлау округлары буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын сайларга кирәк була, диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү