Табиб өйләргә җылы бирүнең тискәре йогынтысы булуы турында әйткән

Ул берничә дәлил китереп үткән.

Өйләрдә кайнар батареяләр организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Табиб-терапевт Андрей Кондрахин “Медикфорум” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип кисәткән. Аның әйтүенчә, коры һәм җылы һаваның сулыш юлларында авыруларга китерүе бар. Коры һава борын эчендәге лайласыман тышчага кибү һәм шешү куркынычы белән яный. Бу исә кешенең авыз аша сулавына китерә. Кондрахин сүзләренә караганда, авыз эченең лайласыман тышчасы бактерияләрне борындагы лайласыман тышчага караганда азрак, начаррак тотып кала. Шуңа күрә форингит һәм тонзиллит авыруларына җирлек барлыкка килә.

Җылы бирүнең тагын бер тискәре ягы һава агымының тузанны күтәрүенә бәйле. Шул сәбәпле аллергия, вируслы һәм бактерияле инфекцияләр килеп чыгу ихтималы көчәя. Ә инде микроблы, бактерияле тузан сулау ОРВИ авыруларына этәргеч бирәчәк.


Фикер өстәү