Казанда ипотека буенча икенчел торак бәясе 40 процентка үскән

Мәскәүдә торак 22 процентка кыйммәтләнгән.

Узган елда илнең 75 шәһәрендә икенчел торак өчен айлык ипотека түләвенең уртача күләме 30 процентка арткан. Татарстан башкаласында “вторичка” буенча айлык түләүләр 40 проценттан күбрәккә үскән.
Краснодарда, Новороссийск, Севастополь, Грозный һәм Әстерханда бәяләр иң зур үзгәреш кичергән. Анда бәяләр 42 проценттан 82 процентка кадәр үскән. Шуннан соң – Казан һәм Сочи: бу шәһәрләрдә айлык түләү күләме 40 проценттан күбрәккә арткан.

Россия башкаласында икенчел торакның уртача бәясе бер ел эчендә – 22 процентка, Петербургта – 26 процентка арткан. Илнең 22 шәһәрендә ипотека буенча бер бүлмәле фатир бәясе 30,7 проценттан 39,8 процентка кадәр үскән.


Фикер өстәү