Фәрһад Мөхәммәтҗанов: «Тамашачыга әйтер сүзең юк икән, кыяфәт белән генә уңышка ирешеп булмый»

Яшьлекнең һәр нәрсәгә үз карашы бар. Сәнгатьтә дә ул башкалардан аерылып торырга тели. Шулай тиештер дә инде. Тинчурин театрының яшь артисты, күпләргә «Рәхәт яшибез», «Бер-бер хәл» сериаллары аша таныш булган Фәрһад Мөхәммәтҗанов белән әнә шул хакта сөйләштек әле.

– Ни өчен театр, Фәрһад?

– Мәктәптә укыганда кая барып, кем буласымны үзем дә белми идем. Тугызынчы сыйныфка җиткәч кенә уйланырга туры килде. Тумышым белән Азнакайдан булгач, әти-әнием, геофизик һөнәрен алып, нефтьче булуымны теләде. Акчасы да бар, имеш. Алар белән бик килешеп бетәсе килмәде. Аннан әни дизайн юнәлеше турында сүз кузгатты. Беренче сыйныфтан бирле сәхнәдән төшмәсәм дә, актерлык, сәнгать турында уй башыма да кереп карамады. Мин аны үзем дә эшкә санамадым. Рәхәтләнеп сәхнәдә йөрү эш була аламыни?

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, әнигә әйтми генә, геофизик һөнәрен үзләштерергә дип, Әлмәткә барып укырга керергә карар кылдым. Укырга керүемне әнигә шалтыратып әйткәч, шаккатты, билгеле. «Хәзер артка юл юк, керәсеңме соң?» – дип сорагач, аптырап калдым. Акча дип кенә бер дә аяк тартмаган җиргә барасым килмәде. Шуңа да 10 сыйныфка калырга туры килде инде.

Шулай бер ниндидер чарада катнаштым. Шунда миңа: «Бу тавышыңны югалта күрмә! Сиңа сәнгать юлын сайларга кирәк», – диделәр. Ә мин аны уйламаган да идем. Кара әле, мин әйтәм, яхшы фикер бит. Тотындым әзерләнергә. Бар теләгем Казанның мәдәният-сәнгать институтына керү иде.  Үземнең наданлыгым аркасындадырмы, ул өлкәдә укучы танышларым булмагангадырмы, театр училищесы турында ишеткән дә юк иде. Бу хакта әни генә әйтте. Шулай итеп, 11 нче сыйныфны укып тормыйча, шунда барырга тәвәккәлләдем. Тәслимә Хәләф кызы курсында укый башладым. Берәр атна узгач, үз урынымны тапканымны аңладым.

– Гаиләң бик ярдәм иткән икән.

– Әйе, бик булыштылар. Әни, әле мин укырга кергәч тә, бөтен курс белән танышып, безнең өчен һәрвакыт җан атып торды. Азнакайда гастрольләр оештыручы да, Санкт-Петербургка кадәр алып баручы да ул булды.

Фото: Татар-информ

– Укыганда бу юлны сайлавыңа үкенмәдеңме?

– Юк, үкенмәдем, ләкин мин чыннан да үз юлымны таптыммы икән, дигән икеләнү булды. Аеруча мастерлардан «Фәрһад, син – нуль» дигән сүзләрне  ишеткәндә. Остазыбыз Тәслимә Хәләфовна гел: «Актер өчен иң куркыныч сүз  ул  «профнепригодный», – дип әйтә килде.

«Уңышның күп өлеше – белемнәндер…»

– Укып бетергәнеңә бер ел була гына әле, ләкин шактый проектларда катнашкансың. Һәр яшь актерга мондый мөмкинлекләр булмый.

– Миңа моны әйтүчеләр шактый инде. Тинчурин театрына эшкә урнашуга диярлек, ике премьерада төп рольне башкардым. Шуннан соң өлкән артистларыбыз: «Безгә мондый уңыш тәтеми иде», – диеште. Ләкин мин бит башкалардан артыкны эшләмим, рольләрне дә үзем сорап йөрмим. Тышкы кыяфәтем ярдәм итәдерме, дүрт ел дәверендә алган белемнәремме – ничектер шулай килеп чыга инде. Шулай да, уңышның күп өлеше – белемнәндер, миңа калса. Син ничек кенә чибәр булсаң да, сине ничек кенә камера «яратса» да, тамашачыга җиткерер фикерең булмаса, уңышка ирешү кыен ул.

– Тинчурин театрына ничек килеп эләктең?

– Остазыбыз арабыздан киткәч, безнең курсны Раил Мөхетдинов алды, соңыннан аңа Зөфәр абый Харисов ярдәм итә башлады. Берничә кешегә ул: «Тинчурин театры белән сөйләшербез, әзер булыгыз», – диде. Ләкин ахыр чиктә труппада урын булмады. Шуннан соң мин Әлмәт театры белән сөйләшеп карадым. Август ахырына кадәр үземне нәкъ менә шул театрда эшләячәкмен дип уйладым. Ләкин, бөтенләй уйламаганда, миңа Тинчурин театрыннан шалтыратып, спектакльдә катнашырга тәкъдим иттеләр.

– Үзеңә иң ошаган проект кайсы булды?

– Кинопроектлардан – «Бер-бер хәл» сериалы. Миңа калса, шушы проекттан соң татар киносы кечкенә генә адым ясады. Ә спектакльләрдән – «Ядәч. Исемдә». Үзем өчен бөтенләй яңа дөнья ачкан кебек булдым.

– Үзеңне телевизордан күрү ничегрәк соң?

– Мин үземне карарга яратмыйм. Монда башкача, тагын да яхшырак эшләп була иде, дигән уйдан арына алмыйм. Төшү рәхәтрәк.

«Халык театрны түгел, театр халыкны тәрбияләргә тиеш…»

– Татар театрын үзгәртергә кирәк, диләр…

– Чикләрсез, ачык заманда яшәп, вакыт баруын белә торып та, вак кына булса да үзгәрешләр кермәү борчый, билгеле. Тегендә яңа алымнар табалар, ә монда – юк. Бәлки, без алга атлыйбыздыр, ләкин бик акрын барабыз бит. Милләтнең тарихи чикләре кыса. Стагнация башланыр күк. Аннан соң артка тәгәрәмәсәк ярый инде…

Безгә бөтенләй хас булмаган әсәр куярга кирәк. Начар, дисеннәр, хурласыннар, ул спектакльне бөтенләй туктатсыннар. Ләкин кеше менә болай да була алуын күрер иде. Мондый омтылышлар сизелә башлады, өмет бар кебек.

– Тамашачы да төрле бит.

– Әйе. Шуңа да баланс булырга тиеш. Киң масса өчен дә булсын әсәрләр, экспериментлардан да курыкмыйк. Беренчедән, кайчан да булса традицион театрга ияләнгән тамашачы да яңа формаларга сусый башлый. Икенчедән, актерлар да тонуста торачак.  Ә бу бик мөһим. Халык театрны түгел, театр халыкны тәрбияләргә тиеш. Кеше спектакльдән уйланып кайтып китсә, бу елаудан да, көлүдән дә яхшырак…

– Ә тамашачыны елату җиңелрәкме, көлдерүме?

– Тәслимә Хәләфовна: «Комедияне уйный алсаң, бөтен нәрсәне уйный алачаксың», – дия иде. Елатырга, чыннан да, җиңелрәктер. Юмор хисе – бик нечкә нәрсә. Ул йә булырга, йә булмаска мөмкин. Ә елатырдай проблемасыз кеше юктыр инде хәзер.

Блиц-сораштыру

– Иң бәхетле көнең?

– Бүген.

Чәчләрем бөдрә булмаса, …

– … туры булырлар иде, яки мин болай ук хыялый булмас идем.

– Кумирың бармы?

– Остазым мәрхүмә Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызы. Һәм хыялымда яшәүче, киләчәктәге Фәрһад.

– Буш вакытың каламы? Ничегрәк уза ул?

– Буш вакытта спорт белән шөгыльләнәм һәм Мәскәүгә  уку йортына керергә әзерләнәм.

– Бүген нинди җыр тыңладың?

– Әлфия Авзалованың «Ник соңладың?» җырын.

– Нинди роль башкарыр идең?

– Теләгән рольләр күп инде ул, ләкин соңгы арада тискәре персонажны уйнап карыйсы килә.

– Йөрәгең бушмы?

– Яртылаш. Йөрәк яртылаш иҗат белән тулган, ә яртылаш буш.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү