Татарстанда яшәүчеләр иң рәхмәтле кешеләр булып чыккан

Республикада яшәүчеләр волонтерларның сугыш чоры балаларына багышланган иҗади хезмәтләре саны буенча лидерлар исәбенә кергән.

Татарстанда яшәүчеләр иң рәхмәтле кешеләр исәбенә кергән. Бу хакта Россия Иҗтимагый палатасында “Минем балачагым – сугыш” Бөтенроссия акциясенең еллык йомгаклары буенча белдерелгән. Әлеге акциядә волонтерлар балачагы сугыш елларына туры килгән кешеләргә ярдәм иткән. Алар сугыш чоры балаларының хәтер-хатирәләрен видеога яздырган, меңнәрчә ветеран белән очрашкан.
Акция 2020 елда башланган. Ул Россия Президенты администрациясе башлыгы Антон Вайно раслаган Хәтер һәм дан елының төп чаралары планына кертелгән. Балачагы сугыш елларына туры килгән 3 меңнән артыграк кеше шушы чараның геройларына әйләнгән. Еллык йомгаклау акциясе 4 меңнән артыграк тамашачыны җыйган.

Видеоархив илнең 54 төбәгендә яшәүче сугыш чоры балаларының хәтер-хатирәләрен сыйдырган. Татарстанда яшәүчеләр волонтерларның сугыш чоры балаларына багышланган иҗади хезмәтләре саны ягыннан лидерлыкка чыккан. Быел да бу акция дәвам иттереләчәк.


Фикер өстәү