Бер ана, янгыннан коткарып калу өчен, ике баласын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – электрүткәргечтә кыска ялганыш барлыкка килү.
Иркутск шәһәрендә бер хатын-кыз, янгыннан коткарып калу өчен, ике кечкенә баласын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргытырга мәҗбүр булган. Бу хакта “Shot” телеграм-каналы хәбәр итә.
Янгын шәһәрнең Совет урамында урнашкан торак йортның бишенче катындагы фатирда чыккан. Анда 4, 7 һәм 9 яшьлек өч баласы белән ирле-хатынлы гаилә яшәгән.

Ана кеше уртанчы һәм төпчек баласын тәрәзәдән ыргыткан. Аларны, йорттан тиз генә йөгереп чыгып, күршеләре тотып калган. Шуннан соң хатын-кыз үзе сикергән. Ләкин, бик нык җәрәхәтләнеп, һәлак булган. Ире һәм тугыз яшьлек баласы да зыян күргән.

Тәрәзәдән ыргытылган балалар исән калган: хәзер алар – реанимациядә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – электрүткәргечтә кыска ялганыш барлыкка килү. Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү