Авылда янгын чыгып, 8 яшьлек кыз ятим калган

Иркутск районының Куда авылында узган төндә янгын чыккан, анда бер хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган.

Заречная урамындагы ике катлы йортның януы турында хәбәр 02: 57дә килеп ирешә. Урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны ут тулысынча ялмап алган булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өйдән мөстәкыйль рәвештә сигез яшьлек кыз эвакуацияләнә. Билгеле булганча, төнлә кыз йортның беренче катында көчле шартлау тавышы ишетеп уянган. Төтен исен сизгән бала әти-әнисен уята. Ул өйдән чыгып өлгерә, шуннан соң беренче катны ялкын ялмап ала.

Кызның кычкыруын күршесе ишетеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Алар утны сүндереп йортка үткәннәр. Икенче катта баланың әти-әнисе – 1986 елгы хатын-кыз белән 1979 елгы ир-атның мәете табыла.

Фаҗига урынында оператив-тикшерү төркеме эшли. Янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин дип фаразлана.


Фикер өстәү