14 метр биеклектән егылып төшеп исән калган Рамил Бакиев: «Кабат аякка баса алырмын дип уйламадым»

Аның кебекләр кулын селтәр, тормышның авырлыкларына бирешеп, түбән тәгәрәр иде. Әмма ул үзендә яшәр көч таба. Ә бит моннан 15 ел элек булган фаҗига Рамилнең тормышын икегә бүлә. 14 метр биеклектән егылып төшкәч, табиблар аны бернигә дә өметләндерим, йөри алмаячаксың, диләр. Үҗәтлек, тормышны ярату егетне аякка бастыра.

Рамилнең умырткасы, бот сөякләре сына. Башы каты бәрелә. Чәрдәкләнгән сөякләрдән аягын көчкә җыялар. Ул бер ел урын өстендә ята. «Хатыным бер минутка да янымнан китмәде. Мине  баладай карады», – дип сөйли Рамил Бакиев.

Урында ятканда ул аякка басу турында хыялланырга да курка. Әмма Гатифәсенең җылы карашы, кадерләп тәрбияләве һәм табибларның ярдәме белән атлап китә.

– Бер ел урында ятканнан соң, аякка баскач, еладым  да еладым. Шатлык яшьләре иде бу. Кабат йөрү бәхете биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле идем. Шул рәхмәт мине мәчеткә китерде дә инде, – дип искә ала Рамил. – Дингә килүемне хатыным да хуплады. Әкренләп гарәпчә укырга өйрәндем, намазга бастым. Гатифә белән изге Болгар җиренә барырга ярата идек.

Икәү бергә матур итеп йөрүләрен сагынып сөйләргә генә калган. Ике ел элек Гатифәсен югалта ул. 46 яшендә хатыны үлеп китә.

– Гатифәмнең күзләре начаррак күрә иде. Без аның белән гел бергә булдык. Кешеләр, әллә сез туганмы, бер-берегезгә бик охшагансыз, диләр иде. Күпме генә теләсәк тә, балабыз булмады. Ялгызыма бик читен. Хатынымны уйламаган көнем юк. Өйдә ялгыз гына калсам, елыйм да елыйм. Күңелемә тынычлыкны мәчеттә генә табам, – ди ул. – Анда бар борчуым онытыла. Кизү дә торам. Дога укытырга килгән кешеләрнең зарларын тыңлап, аларны юатам. Кешегә җылы сүзләр таба алсам да, аларны тыңлап, үз йөрәк яраларым кузгала.

2020 елда Гатифәсе кинәт авырый башлый. Хәлсезләнә, ашаудан кала. Аяклары йөрмәскә әйләнә. Ире аны Зәй хастаханәсенә сала. Табиблар коронавирус диагнозы куя. Ул шуннан тернәкләнә алмый… «Бик матур яшәдек, – ди Рамил. – Әле дә хатынымның бер киеменә тимәдем. Аларны кадерләп саклыйм…»

Хәзер ул үзенә шөгыль дә тапкан. Гатифәсе элек тараклар ясый торган була. Шул эшне өйрәнгән. Әнә шулай күңеленә юаныч таба.

 

 

 


Фикер өстәү