Хуҗалыкларны ябык эш режимына күчәргә өндиләр

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россиядә, шул исәптән Татарстанда да бруцеллез таралу очраклары арту сәбәпле, хуҗалыкларга ябык эш режимына күчү кирәклеге турында әйтте. Бу нәрсәне аңлата һәм хуҗалыклар моңа әзерме? Без шул хакта белештек.

Инде узган саннарыбызда язуыбызча, быел республикада бруцеллезның ике очрагы ачыкланды. Россиядә исә аның 279 очрагы теркәлгән. Бу исә уяулыкны тагын да көчәйтергә һәм билләрне кысыбрак буарга таләп итә.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин аңлатуынча, ябык эш режимы бинаны киртәләр белән әйләндереп алу, персонал һәм кунаклар өчен санпропуск, транспортны эшкәртү өчен дезинфекция киртәләре булу, территорияне периметр буенча тулысынча саклау, терлекләрне бары тик тикшереп кенә кертү, эшчеләрнең махсус киемнәрдә эшләве, аннан соң юынулары, дезинфекция үткәрүе дигәнне аңлата.

– Киңәшмәдә Марат Җәббаров яңалык әйтмәде. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының приказында боларның барысы да күптәннән бар. Мөгезле эре терлекләр буенча 622 нче Боерык ул. Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен анда язылганнарны үтәү мәҗбүри булырга тиеш. Моңа кадәр аларга җиңел караш булды.  Менә хәзер таләпләрне үтәү вакыты килеп җитте. Закон үтәлергә тиеш. Хуҗалыкларга тырышырга туры киләчәк. Бу эшләрне башкару кичә кирәк иде, инде соңардык, – диде ул.

Кош-корт фабрикалары, дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда бу таләпләрне үтәп барырга тырышалар. Ә менә мөгезле эре терлек торган фермаларда вазгыять башка иде.

– Моңа кадәр бруцеллез кебек куркыныч авырулар безнең республиканы читләтеп уза килде. Корбан бәйрәме алдыннан без ел да журналистлар белән очрашып, бруцеллез, тилчә авырулары турында әйтә киләбез. Әлеге авырулар мөгезле эре терлекләрдә дә булырга мөмкин. Быел мондый авыруларның чыгу сәбәбе – таләпләрне үтәп бетермәү һәм салкын караш нәтиҗәсе, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Аның сүзләренчә, саклану чаралары турында комплексларны төзегән вакытта ук уйларга кирәк: бинаны барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп төзергә, ә малларны иминиятләштерергә. Әгәр 500 баштан күбрәк мөгезле эре терлек тотылса, бина терлекчелек оешмасы дип атала. Аннан кимрәк булса  – терлекчелек хуҗалыгы. Аларның һәркайсы өчен үз таләпләре бар.

Тик бу таләпләр бүген республикадагы хуҗалыкларның ничә процентында гына үтәлә икән соң? Кызганыч, әлеге сорауга төгәл җавап бирүче булмады. Хәер, якынча саннарны үзебез дә чамалыйбыз анысы.

– Юк, без моңа әзер түгел, – ди Тәтеш районының «Нур» хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев та. – Ул режимга күчү тиз һәм җиңел генә башкарыла торган эш түгел. Бик зур чыгымнар таләп ителә. Ясаган очракта да, бүгеннән тотынып булмый, яздан башлап, җәен эшләргә кирәк. Минем күзаллавымча, ул хәрби объекттан ким булмаска тиеш. Безнең фермаларда ике бригада эшли. Цехта әзерләнгән азыкны ике бригадага да ташыйбыз. Бөтен техника бер юлдан йөри. Шуңа күрә безнең өчен бик зур эш булачак ул.

«Нур» хуҗалыгында бүген 1200 баш терлек бар. Республикада мондый куркыныч авырулар килеп чыгу аларны да сагайткан.

– Авырулар куркыта, әлбәттә. Мисаллар күз алдыбызда бит. Никадәрле кеше эшсез кала дигән сүз бит. Тулы бер хуҗалыкны кабаттан торгызып, эшләтеп җибәрү өчен күпме финанс мөмкинлеге кирәк. Аны бөтен кеше булдыра да алмаска мөмкин. Санитария таләпләре бик күп. Аларның барысын үтәп бетергән очракта да, маллар, азык алыр өчен зур акчалар кирәк.

Ә менә Саба районының «Мәртен» хуҗалыгында һәрвакытта да таләпләрне үтәп эшләргә тырышалар.

– Без моңа кадәр дә бер техниканы да дезинфекцияләмичә уздырмый идек, эшчеләребез махсус киемнәрен киеп-салып йөри. Чит кешеләрне территориягә кертмибез, чөнки саклануыбыз үзебез өчен. Баштан ук планга кертелсә, аның берние дә юк, – диде хуҗалык җитәкчесе Әскар Фатыйхов.

 

 

 


Фикер өстәү