Яумаганны каян алырга? Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Татарстанда, эссе һава торышы урнашу һәм корылык булу сәбәпле, барлык районнарда да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Белгечләр фикеренчә, бу – көтелгән һәм аграрийлар өчен кирәкле карар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мондый карар кабул ителәсен атна башында ук әйтте. «Быел бик коры. Локатордан күзәтеп торабыз. Менә-менә яңгыр явар төсле, безнең якка килгән дә шикелле, ләкин читләтеп уза. Бу хәл елдан-ел күзәтелә. Атмосфера басымы бик югары», – диде ул журналистлар белән очрашуда. Министр әйтүенчә, гадәттән тыш хәл режимы кертелү аграрийлар өчен файдага булачак. Чөнки бу чәчүлек җирләрен иминиятләштергән компанияләргә җыеп ала алмаган уңышлары өчен акчаларын алырга ярдәм итәчәк.

– «Кызыл Шәрык», «Август» агрохолдинглары, гомумән, быел узган елга караганда күбрәк компанияләр җирләрен иминиятләштерде. Гадәттән тыш хәл режимы аларга файдага булырга тиеш, – диде Марат Җәббаров.

Моннан тыш, әлеге режим районнардагы инвестицион һәм кыска вакытлы кредитларны озайтырга, һәм шулай ук башка бурычларны карарга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта министр иминият компанияләре белән эшләүнең бик авыр булуын да яшерми.

– Корылык безнең территориядә ел аралаш кабатлана башлады. Быел да үзенчәлекле ел килде. Суыгы да, корылыгы да бар, – дип шәрехләде бүгенге вазгыятьне министр урынбасары Ленар Гарипов. – 2010 елгы бик көчле корылык вакытында 670 мең тонна ашлык җыеп алынган иде. Бу агрономнарга үзенә күрә бер хәбәр булды. Шул елдан соң хуҗалыклар актив рәвештә үсемлекләрне яфрактан тукландыруга күчте. Ашлык культураларына килгәндә, бүгенгә күпьеллык үләннәрнең беренче каты чабылып бетте диярлек. Ләкин бу безгә нибары 25 процент терлек азыгы гына әзерләргә мөмкинлек бирде. Икенче катына да өмет юк. Яңгыр яуган очракта гына күпмедер җыеп алырга мөмкин булачак. Кукурузга да әле үсәр өчен вакыт бар. Тик шулай ук яңгыр булуы кирәк. Кайсы хуҗалыкның үз запасы юк, күрше төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Без дә бу мәсьәләне катгый контрольдә тотабыз.

Гадәттән тыш хәл режимы кертелүне аграрийлар ничек кабул иткән соң?

Мөслим районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев сүзләренчә, аларда чәчүлек мәйданнарының 21 проценты иминиятләштерелгән. Болар өч зур компания – «Август Мөслим», «Туган як» һәм «Намус» агрофирмаларының җирләре.

– Гадәттән тыш хәл режимы кертелү аларга акча алырга мөмкинлек бирергә тиеш инде. Вазгыятьне истә тотып, башкаларга нинди дә булса ярдәм булырмы-юкмы, әлегә билгесез. Безгә өметләнергә генә кала, – диде ул.

Тик хуҗалыклар иминият акчасын алуны сират күперен кичүгә тиңлиләр. Шуңа күрә бер тапкыр авызлары пешкән хуҗалыклар моны эшләүне бөтенләй кирәк дип тапмый. Әйтик, Саба районы Икшермә авылының зур фермеры Зөфәр Мөхәммәтшин хуҗалыгында 1900 мөгезле эре терлек, 2594 гектар сөрүлек җирләре бар. Ләкин ул чәчүлек җирләрен иминиятләштермәгән.

– Без быел игеннәрне иминиятләштермәгән идек, чөнки аның акчасын алу бик катлаулы. 2014 елдан бирле ала алганыбыз юк. Һәм безнең кебек хуҗалыклар бик күп. Тугыз ел суд юлында йөрибез, әле дә булса очына чыгып булмый, – диде ул.

Шулай да республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелүнең зыяны юк, дип белдерде.

– Бездә өч айга 37 мм яңгыр яуды. Норма буенча бер айның яртысы кадәр генә дигән сүз бу. Шуңа күрә гадәттән тыш хәл режимы кертелүнең зыяны юк дип уйлыйм. Бәлки, хуҗалыкларга нинди дә булса ярдәм булыр. Азык әзерләү бик авыр бит. Кукуруз да бик начар үсә. Күп кенә хуҗалыклар, читкә чыгып, азык әзерли башлады. Без үзебез әлегә чыкмадык. Узган елгы запаслар да бар иде. Бәлки, шул җитәр дә. Әлегә хәл итеп бетермәдек, – диде Зөфәр Мөхәммәтшин.

Чүпрәле районының «Чынлы» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров әлегә бу карарның нәрсә бирәсен тәгаен генә белмибез, диде.

– Әлегә бу турыда игълан гына иттеләр бит. Пленар утырышта ни дип әйтерләр инде. Без үзебез дә әлегә берни белмибез. 2010 елда да, көчле корылык булу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. Ул вакытта без бик зур ярдәм алдык. Гәрчә иминиятләштермәгән булсак та. Быел да иминиятләштермәдек. Чөнки кулда кәгазь булса да, берни алып булмады. Менә быел ни булыр, әлегә әйтүе читен. Бездән тормый, – диде хуҗалык җитәкчесе.

2010 елда да республикада барлык районнардагадәттән тыш режимы кертелгән иде. 2021 елда ул Татарстанның 38 районында игълан ителде.  

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел, узган ел белән чагыштырганда, иминиятләштерелгән чәчүлек җирләре 13,2 процентка (360,3 мең гектар) арткан. Шул исәптән гадәттән тыш хәл режимы программасы буенча уҗым культуралары – 46,4 мең гектарда, ә язгы культуралар 101 мең гектарда иминиятләштерелгән.

Зөһрә Садыйкова

Фото: agro.tatarstan.ru


Фикер өстәү