Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Алтын туйларын билгеләп үтүче 50 парны бәйрәм белән котлаганнар

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан быел үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче илле парны хөрмәтләделәр.

Бәйрәм башланганчы алар » Алтын туйлар» китабына имзалар куеп, илле еллык гомер бәйрәмнәрен рәсмиләштерделәр, фотозонада истәлеккә фотога төштеләр. Аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдиновлар котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Бу истәлекле көннәре белән юбилярларны котларга балалары, туганнары, онык- оныкчыклары да килгән иде. Бәйрәм чарасы шулай итеп, күркәм гаилә бәйрәменә әйләнде.

Рәсәй Президентының «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә исә Түнтәр авылыннан ветеран укытучылар Анна һәм Роберт Сөләймановлар лаек дип табыла.

«Илле ел парлы гомер бик сирәкләргә насыйп була торган бәхет, бриллиант туйларыгызны да, бер- берегезгә терәк- таяныч булып, бәхетле картлыкларда каршыларга язсын!» -чарада катнашучылар әнә шундый теләктә иде.


Фикер өстәү