Терлекләр арасында лейкоз авыруы кимегән

Узган ел ахырында лейкоз белән авыручы терлекләр 8 процентны тәшкил иткән булса, 2021 елны 5 процент белән тәмамлыйбыз. Бу хакта журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов әйтте.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча без авыруларны киметү буенча программа кабул иттек. Бүгенгә авыру 3 процентка кимегән, дип әйтә алабыз. Мал саннары белән караганда, бу зур күрсәткеч. Быел 14 хуҗалык лейкоздан тулысынча арынды. Төньяк районнарны чиста дип әйтеп була. Алабуга районында соңгы чикләүләрне бетердек. “Кызыл Шәрыкъ” агрохолдингы буенча эшләр алып барыла. Закон буенча, беренчедән, авыру малларны башка терлекләрдән аерым урнаштырырга кирәк. Икенчедән, авыру инде кан анализларына чыккан очракта, терлекнең сөтен эчү тыела. Һәм терлек 14 көн эчендә юкка чыгарылырга тиеш. Без моны күзәтәбез. Быел 1500 баш шундый сыер ит комбинатына озатылды, – диде ул.
Белгеч әйтүенчә, лейкоз авыру малның сөте аша кешегә күчми. Ләкин шулай да аны эчәргә ярамый.
– Лейкоз авыруы ике категориягә бүленә. Зарарланган малның сөтен өй шартларында эчәргә ярамый. Алар бары тик эшкәртү заводларына җибәрелә. Ә авыру азган очракта, андый малның сөтен куллану бөтенләй тыела. Әгәр кеше аны ялгышып эчсә, гомер буе буын авыруыннан җәфа чигәчәк. Шуңа күрә без сөтне һәм сөт продуктларын һәрдаим тикшереп торабыз. Шулай ук туберкулез авыруы да куркыныч. Сатып алучылар хуҗадан ветеринария-озатып бара торган документ турында сорарга кыенсынмасыннар иде, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү