«Халык контроле» порталына көнкүреш калдыкларына кагылышлы 3,5 мең мөрәҗәгать килгән

Халыктан – зар, бездән – ярдәм.Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әнә шулай ди.  Ел буена республика халкыннан «Халык контроле» порталына көнкүреш калдыкларына кагылышлы 3,5 мең мөрәҗәгать килгән.

– Узган ел төбәкләр белән идарә итү үзәген булдырдык. Аның максаты – халык белән ике араны җайлау. Республикада «Халык контроле» һәм «Инцидент менеджмент» дигән ике платформа эшли. Әлеге үзәктә күп кенә катлаулы сорауларга җавап табыла. Без аларны чишү юлларын эзлибез, – ди Сәрия Сабурская.

Халыкның зарларын барлар өчен «Халык контроле»нә  каты көнкүреш калдыклары, чүп контейнерлары мәйданчыклары төзү һәм аларны карап тору турындагы мәгълүматлар урнаштырылган. Килгән мөрәҗәгатьләр тизрәк хәл ителсен өчен, калдыклар өчен җавап бирүче ике төбәк операторын да бирегә тоташтырганнар. Килгән сорауларның яртысы чүпләрне чыгаруга бәйле.

– Татарстанда әлеге сораулар игътибар үзәгендә тора. Әмма әлегә проблемалар бар. Кешеләр, чүпне алып китәсе вакытны белми калабыз, дип тә хәбәр итә. Җыелып яткан калдыклар санитар нормаларны боза. Чүпне айга ике тапкыр алып китү буенча да сораулар бар. Тагын бер проблема – чүпне куяр урын юк. Кайдадыр капчыкка җыялар, кайбер җирләрдә контейнерлар куелган. Әмма алар аз, – ди Сәрия Сабурская.

Чүп тиктомалдан аунап ятмый. Контейнерларны район хакимияте һәм идарәче оешмалар куярга тиеш булса да, бар да акча юклыкка килеп төртелә. Шуңа да Сәрия Сабурская бу очракта төбәк операторларына бергәләп эшләргә кирәклеген әйтә.

Очрашуда катнашкан Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров, бүген республикада 11 мең контейнер мәйданы бар, ди.

–  Татарстан халкына чүп ташлар өчен 28 мең контейнер куелган. Безгә тагын 12–15 мең контейнер җитми, – ди ул.  – Яңа елдан  Мамадыш һәм Әгерҗе районнарында чүп ташлау өчен мәйданчыклар бүленеп биреләчәк. Югары Ослан һәм Алексеевскида инде алар төзелеп ята.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов сүзләренчә, быел республикада тиешсез урында 1618 чүплек ачыкланган, 1248 беркетмә төзелгән.

 

Республикада полигоннарның кимеп баруы да зур проблема китереп чыгара. Баксаң, киләсе елга республикада барлыгы 12 полигон гына эшләячәк. Тиздән Лаеш, Тәтеш, Теләче, Спас, Арча, Әтнә, Чүпрәле районнарында урнашкан полигоннар калмаячак. Аларның   80–95 проценты калдык белән тулган.

Очрашуда җыелган белгечләр калдыклар хакында сөйләшеп кенә калмадылар, чүпне вакытында җыю, урнаштыру турында да фикер алыштылар. Алар киләчәктә экологияне саклар өчен, чүпләрне эшкәртү һәм яндыру кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр. «Гринта» һәм «ПЖКХ» төбәк операторлары исә Яңа ел бәйрәмнәрендә дә эшләячәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү