Хокук та яклансын, гаилә дә саклансын

Узган ел Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә республика халкы 5859 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Аларны эшсез калу, стипендия түләмәү, суд приставлары тарафыннан тотып калган хезмәт хаклары, пенсияләр, баланы бакчага урнаштыру кебек сораулар борчыган. Һәркемнең проблемасын чишү юлларын табарга тырышканнар. Бу хакта Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы экспертлар советы утырышында сөйләделәр.
– 2020 ел җиңел булмады. Вирус таралгач, бездән ярдәм сораучылар тагын да күбәйде. Күп кеше янәшәсендәге өлкәннәргә ярдәм итүебезне сорап шалтыратты. Күрше күршенең тормышына битараф түгел, – ди Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.
Иң күп мөрәҗәгатьләр физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрдән килгән. Күбесенең спорт белән шөгыльләнәсе килә, әмма бу мөмкин түгел. Баксаң, Даун синдромлы балага йөзү өчен бассейн табу кыен түгел, ә анда аның белән эшләүче белгеч юк. Аны ата-ана үзе табарга тиеш икән. Сәрия Сабурская Спорт министрлыгының әлеге проблемага игътибар итүләрен сорады.
Утырышта төрмәдән чыгып, торыр урыны булмаган, эшсез йөрүчеләр хакында да сүз булды. Сабурская, андыйларны эшкә урнаштыру ягын карарга кирәк, дигән фикердә. Тик аларны эшкә алам дип тормыйлар. Сөйләшүләрдән соң Казандагы – ике, Питрәчтә урнашкан бер оешма төрмәдән чыккан кешеләр өчен эш бирергә ризалыгын җиткергән.
«Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» җитәкчесе Азат Гайнетдинов исә тоткыннар белән эшләүләре хакында сөйләде. Узган ел аларга 250дән артык кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән.
– Без төрмәдән чыккан кешеләргә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Әмма үзебез генә булдыра алмыйбыз. Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан өстәмә бинаны торгызу өчен ярдәм кирәк, – диде ул.
Утырышта катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, халыкның ышанычын акларга кирәк, ди.
– 2020 ел безне кискен карарлар кабул итәргә өйрәтте. Пандемия вакытында яшьләр кыюлык күрсәтте, волонтерлар бик актив эшләде, – ди ул. – Кешеләрне яклауга килгәндә, мин өйдәге җәберләү проблемасына тукталыр идем. Татарстанда андыйлар күпмедер – статистиканы күргәнем юк. Әмма гаиләле кеше буларак шуны әйтәсем килә: бу – бик катлаулы әйбер. Гаилә хәлен ниндидер законнар һәм штрафлар белән генә үзгәртеп булмый. Чит илләрдә башкачарак яшиләр. Әмма бездә гаиләне саклау, өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәү дигән төшенчә бар. Гаиләле кешеләргә рухи ярдәм кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү