Суга сикерү буенча дөнья сериясе этабы көзгә күчерелә

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Казанда суга сикерү буенча дөнья сериясе этабын 2021 елның сентябрь-октябренә күчергән. Бу хакта FINA сайтында хәбәр ителә.
Дөнья сериясе өченче этабының 19-21 мартта үткәреләчәге планлаштырылган булган. Шулай ук Канаданың Монреаль шәһәрендә узачак дүртенче этабы да вакытында үткәрелмәячәк (26-28 мартка билгеләнгән) икән. Моңа кадәр дөнья сериясенең тәүге ике этабы (Кытайның Чжухай һәм Сиань шәһәрләрендә уздырылырга тиеш) шушы вакытка күчерелгән.
Күчерелгән этапларны уздыруың төгәл даталары соңрак мәгълүм булачак.


Фикер өстәү