Татарстанның тагын дүрт кешесе Covid-19 корбаны булды.
«1944 елда туган ике хатын- кыз һәм 1953 һәм 1961 елда туган ике ир-ат вафат булды», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Үлемнең сәбәбе патолог-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. SARS-CoV-2 вирусы идентификацияләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада инфекциядән 256 кеше үлгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Covid-19 йогышыннан барлыгы 15 790 татарстанлы чирләгән, аларның 83е — соңгы тәүлек эчендә.