Татарстанның берничә районында карантин кертелә

Кыргый дуңгызларның Африка чумасын йоктыруы сәбәпле, кайбер районнарга карантин кертелә.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле Указга кул куйган. Документ нигезендә, Әлмәт районы «Ямаш» ау хуҗалыгында чикләү кертелә. Хәзер анда читләргә керү, хайваннарны каядыр алып китү яки сую, аулау тыела. Шулай ук куркыныч янаган беренче зонада – Түбән Кама районы Югары Уратма авылында да карантин. Биредән тере дуңгызлар яки продукция алып чыгарга, халыктан дуңгыз сатып алырга, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм күргәзмәләр үткәрергә ярамый. Моннан тыш куркыныч янаган икенче зонага кертелгән Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Балык Бистәсе, Саба районнарында һ.б. (барлыгы 23 район) дуңгызларны сату, сую, чыгарып йөртү, алып китү тыела. Карантин 26 гыйнвардан  махсус боерык чыгарылганчы дәвам итәчәк.


Фикер өстәү