Галимнәр коронавирусның организмда күпме саклануын ачыклаган

SARS-CoV-2 вирусы барлык диярлек тән органнарына, аерым алганда, йөрәк һәм баш миенә эләгергә мөмкин, һәм анда җиде ай дәвамында саклана ала.

АКШның Милли сәламәтлек саклау институтлары галимнәре ковидтан үлгән 44 кешенең мәетен тикшергән һәм шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза РИА Новости.

«Без SARS-CoV-2 вирусын күп кенә анатомик участокларда, шул исәптән баш миенең бөтен өслегендә таптык. Вирус күзәнәкләре кешедә симптомнар барлыкка килүдән соң 230 көн дәвамында сакланган», — диелә Research Square сайтында чыккан тикшеренү текстында.

Тикшеренүләр буенча, SARS-CoV-2 барлык тән органнарында ачыкланган диярлек. Хәтта җиңел симптомнары булган пациентларда да вирус организмда «киң таралган». Әмма галимнәр үпкәдән башка органнарда җитди ялкынсынулар ачыкламауларын күрсәтә.

Безнең мәгълүматлар организмнан вирусның акрын чыгуын исбатлый, әмма сулыш юлларыннан читтә ялкынсынуны расламый, ди тикшеренүчеләр.

Блумберг агентлыгы белдерүенчә, ачыш әлегә бәйсез галимнәр тарафыннан тикшерелмәгән.


Фикер өстәү