Казан журналисты Владимир Ерхов вафат булган

24 декабрьдә билгеле Казан журналисты, сценарист, режиссер, кинодокументалист Владимир Михайлович Ерхов вафат булган.

Аның белән хушлашу 28 декабрьдә Себер трактындагы 31а йортында ритуаль залда була.

Коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында, хушлашу биш-алты кешелек төркемнәр белән оештырыла. Аннары урамда гомуми чара була. Журналистны Киндери бистәсендәге зиратка җирлиләр.

Владимир Михайлович Ерхов 1959 елның 16 маенда туган. Казан университетының филология факультетын тәмамлаган. 1970 елдан бирле «Кар десанты» отряды эшчәнлегендә катнаша.


Фикер өстәү