Кош гриппыннан зыян күрүчеләрнең компенсацияне кайчан алачаклары билгеле

Бер ай элек Тукай районында Фролов фермер хуҗалыгында бытбылдык фермасында кош гриппы ачыкланган иде.

3 көн эчендә 50 мең кош, йомырка юк ителгән. Якында урнашкан Хөсәенов хуҗалыгыннан 1700 каз һәм тагын берничә авылдан 1500 кош-корт яндырылан. Бу хакта журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов әйтте.

– Әлеге вакытта түләү буенча барлык документлар җыеп тапшырылган. Гыйнварда зыян күрүчеләрнең барысы да компенсация алыр дип уйлыйбыз, – диде Илдар Ногманов.


Фикер өстәү