Фәрит Мөхәммәтшин яшь галимнәр белән очрашты

Татарстанда фәнни эшчәнлек өчен еллык чыгымнар 20 миллиард сумнан артып киткән. Бу санны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Милли китапханәдә узган яшь галимнәр, дәүләт стипендияләре лауреатларын бүләкләү тантанасында китерде. “Республиканың иң яхшы яшь галиме» бәйгесендә 21 галим җиңүче дип табылган.

Бүләкләнүчеләр арасында фәнгә үз өлешен керткән югары уку йортлары студентлары, курсантлар, аспирантлар да бар иде. Яшь галимнәрне, студентларны котларга Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко, вуз ректорлары да килгән иде. Күптән түгел “Россия Президенты премиясе”нә ия булган КФУ доценты Ирек Мөхәммәтдинов та яшьләргә теләкләрен җиткерде.
Фәрит Мөхәммәтшин узган Фән көне белән котлап, “Татарстанның иң яхшы яшь галиме” бәйгесе техник, гуманитар фәннәр өлкәсендә иң талантлы тикшеренүчеләрне ачыкларга мөмкинлек бирүен әйтте.

– Фән үсеше, белгечләр әзерләү мәсьәләләре республика өчен зур әһәмияткә ия. Ил төбәкләрен фәнни-технологик яктан үстерү буенча илкүләм рейтингта Татарстан – бишенче урында. Бу – республикада хезмәт куючы 13 меңләп галимне берләштергән бергәлекнең казанышы. Шул исәптән, яшь галимнәрнең дә. Бүген аларга белемнәрен һәм сәләтләрен куллану өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Төрле грант, стипендия программалары, фәнни премияләр бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Узган ел республиканың академик җәмәгатьчелеге белән берлектә республиканың фәнни-технологик үсеш дәүләт программасы һәм Стратегия әзерләнгән. 2030 елга кадәр төп максатлар билгеләнеп, шуларга ирешү өчен чаралар формалаштырылган.

– Сез киләчәктә дә республика һәм илебезнең технологик алгарышы өчен хезмәт куярсыз дип ышанам. Кыска вакыт эчендә Россиянең технологик суверенитетын, җитештерүдә бәйсезлекне тәэмин итәргә кирәк булачак. Бүгенге бүләкләрегез яңа фәнни биеклекләргә – бер баскыч. Төп уңышыгыз – сезнең ачышларның халыкка китергән файдасы булачак, – диде парламент башлыгы.

Аннан Фәрит Мөхәммәтшин «Җитештерү тармагы өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинациясендә җиңүчеләр: Регина Агафонова, Илмир Хәбибуллин, Айдар Сәгетдиновка бүләкләр тапшырды. Әйтик, техник фәннәр буенча иң яхшы аспирант булып КДЭУдан Вадим Зиннуров, табигый фәннәр буенча Казан дәүләт медицина университетыннан Юлия Абдуллина танылды.

Чарада 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 курсант һәм югары уку йортлары студентлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты махсус дәүләт стипендиясенә ия булды.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү