Муса Җәлил турниры тарихыннан. Иң яшь җиңүчеләр

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган турнирның тарихын барлауны дәвам итәбез. Бәйгенең батырлары арасында 18 яше тулмаган егетләр дә, 40ның теге ягына чыккан ирләр дә була.

Бәйгедә 2 тапкыр җиңүгә ирешкән Балтач егете Сәйдәш Мәгъсүмов 1983 елда батыр исемен яулаганда әле 18 яшен тутырмаган була. Аның якташы Фидаил Шакиров бу ярышта 6 тапкыр батыр булып таныла. Тәүге мәртәбә җиңгәндә аның әле яңа гына 19 яшен тутырган чагы була. 4 мәртәбә батыр булып танылган Яшел Үзән егете Илгиз Гайнуллин да 19ын тутырып нәкъ бер ай узгач беренче җиңүен яулый. Актаныштан Руслан Нургалиев (4 мәртәбә батыр) 19ын тутырып 7 көн узгач Чаллыда Муса Җәлил бәйгесе җиңүчесе булып таныла.

Әлмәттән Тимур Милютин (1 тапкыр батыр), Алабугадан Ислам Фәлахов (1), Арчадан Рамил Хәкимҗанов (1), Актаныштан Морат Әмирханов (2), Сабадан Рафил Сабиров (4 мәртәбә), Яңа Чишмәдән Булат Мусин (4), Сарманнан Ришат Гайнетдинов (4), Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев (5), Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов (9), Балтачтан Айдар Хәйретдинов (10) тәүге җиңүләрен 20 яшь тулганчы яулый.

1964 һәм 1968 елларда батыр калган Сарман егете Зөфәр Ханов исә икенче җиңүенә 45 яше тулып килгәндә ирешә.


Фикер өстәү