«Бәйләнмә! Җәлилне откан егет ул, утырсын, ашасын». Быелгы бәйгедә кемнәр өстен чыгар?

Лаешмы, Чаллымы? Әллә Теләче белән Әлмәтме? Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесендә командалар арасындагы ярыш ел саен кызу була. Быел кемнәр өстен чыгар? Узган ел беренче урынны яулап, тарихи Кубокны үзләренә алып кайтып киткән Лаеш, алардан беразга гына калышкан Чаллы һәм өченче урынны алган Теләче егетләренең хәлен белештек.

«Келәм күрсәтер»

Лаеш районының Башкарма комитеты җитәкчесе, үзе дә күп еллар бил алышып, көрәштә зур уңышларга ирешкән Азат Нурмөхәммәтовның җавабы кыска булды: «Әзерләнәбез, җыеннар уздырдык, егетләрнең кәефе яхшы. Бөтен көрәшче дә бәйгегә җиңәргә дип килә. Калганын келәм күрсәтер». Дөрес, узган ел тәүге һәм әлегә бердәнбер җиңүен яулаган Лаеш командасында зур үзгәрешләр бар. Былтыр 90 килолы егетләр арасында батыр калган Раил Сәлахетдинов имгәнгән булуы аркасында быел бил алышмый. 130 килолы егетләр ярышында җиңүче булып танылган Радик Сәлахов исә туган ягы – Зәй районы данын яклый. Илмир Төхфәтуллин да рәсми ярышлардагы чыгышын туктатырга булды. Лаеш командасы составында башка үзгәрешләр дә бар дип беләбез. Кыскасы, былтыргы уңышны кабатлау җиңел булмаячак.

14 ел көтәләр

Командалар ярышында Чаллы егетләре 9 мәртәбә җиңү яулаган иде. Соңгы тапкыр 2010 елда ук. Чаллы командасы вәкиле Рамил Хисмәтуллин әйтүенчә, алар Җәлил турнирына җиңү өчен килә. Башка максат турында уйлап та карамыйлар.

– Әзерлек елдагыча. Чаллы командасы Җәлил турнирын ел да көтеп ала. Былтыр юбилей турнирына бик ныклап әзерләнгән идек. Нибары 0,5 балл аерма белән икенче урында калдык. Бу да начар түгел, билгеле. Бездә бит читтән килгән көрәшчеләр юк, үз көчебез белән бил алышабыз. Безнең командада Чаллыда яшәүче, монда эшләүче егетләр көрәшә. Шундый көрәшчеләрнең берсе Радик Сәлаховка безнең команда өчен көрәшергә тәкъдим итеп караган идек. Ләкин быел ул Зәй өчен чыгыш ясый, узган ел Лаеш өчен көрәшкән иде, – ди Рамил Хисмәтуллин. – Читтән көрәшчеләр җәлеп иткәнебез юк. Андый районнар бар инде ул. Шуның хисабына гына беренче баскычларда торалар да, көрәшчеләре китеп баруга, аска тәгәриләр. Ул көрәшчеләрне без дә чакыра алабыз. Ләкин бит ул очракта патриотизм турында сүз була да алмый. Көрәш аша Ватанга мәхәббәтне үз төбәге өчен көрәшүче батырларны күреп үскән балаларда гына тәрбияләп була. Безнең электән килгән идеология инде ул. Әле дә шуңа тугры без, яшь буын көрәшчеләрне дә шуңа нигезләнеп тәрбиялибез.

Белми әйтмәс. Ул үзе дә 2009, 2011 һәм 2012 елларда безнең бәйгедә батыр булып танылды.

– Егетләргә Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир турында әйтә киләбез. Яшерен-батырын түгел, бүген профессиональ көрәшчеләр акча ягын карый инде. Ул яктан башка ярышларда катнашу отышлырактыр. Ләкин дәрәҗә ягыннан караганда, Җәлил турниры – беренче урында. Егетләргә менә шуны аңлатырга тырышабыз, – ди Рамил Хисмәтуллин. – Җәлил турнирын откан көрәшче теләсә нинди табында утырырга хаклы ул! Бу минем сүзләр түгел. Бервакыт Түбән Камада уза торган Данил Галиев турнирында банкет залына ашарга кердем. Шунда мине бер абзый туктатты да: «Син кем?» – ди. Мин җавап бирергә өлгергәнче икенче берсе, бер зур абзый: «Бәйләнмә! Җәлилне откан егет ул, утырсын, ашасын», – диде. Ул сүзләрне мәңге онытмам. Егетләргә дә еш әйтәм аларны.

«Һәрберсе җиңә ала»

Теләче районы егетләре газетабыз бәйгесендә 3 мәртәбә – 1993, 2019 һәм 2020 елларда командалар ярышында җиңде. Узган ел алар өченче булды. «Әлбәттә, җиңәргә дип киләбез. Һәрвакытта яхшыга өметләнергә кирәк. Без генә түгел, башкалар да шулай. Республикада көрәш буенча, ким дигәндә, 10 көчле команда бар. Һәрберсе җиңә ала. Көндәшлек бик зур. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында», – ди район башлыгы урынбасары, көрәшче егетләр белән һәр ярышка килүче Айрат Фәтхуллин.

Сүз уңаеннан, быелгы турнирда Теләче командасындагы иң көчле егетләрнең берсе, Җәлил бәйгесендә 8 тапкыр җиңү яулаган Ренас Кәлимуллин бил алышмый. «Әлегә авырып тора. Аңа да, башкаларга да сәламәтлек телим. Иң мөһиме – егетләргә матур итеп бил алышырга, үзебезнең көрәшебезне үстереп, милли гореф-гадәтләребезне күрсәтергә насыйп булсын», – ди Айрат Фәтхуллин.

 


Фикер өстәү