Татарстанда вахта автобусы һәлакәткә очраганнан соң җинаять эше кузгатылган

Авариядә берничә кешегә зыян килгән.

Югары Ослан районында Казан-Ульяновск автомобиль юлында вахта автобусының авариягә юлыгуы сәбәпле җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Авариядә берничә кеше зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган. Тикшерүчеләр иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 11 пассажирлы автобус йөртүче юл кырыенда туктап калган йөк машинасына килеп бәрелгән.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре билгеләнә.


Фикер өстәү