«Йолдыз белән бер көн» проектын алып баручы Миләүшә Шәйхелисламова (блогер «Башкорт хуҗабикәсе») җырчы Иркәгә кунакка килгәч, аннан махсус операциядәге ире Артур турында сорашкан. Бу хакта «Интертат» яза.
Миләүшә Шәйхелисламова:
Иркә, сезнең ирегез махсус операциядә. Мин бу турыда белгәч шокта калдым. Сез шундый танылган артист була торып та, ирегезне, бәлки… саклап кала алыр идегез.
Иркә:
Минем ирем бик гадел кеше. «Бәлки» дип караган әйберләргә аның җавабы мондый булды: «Миңа оят, мин ничек итеп монда ятыйм? Мин монда булганда мәктәптән балалар кайтыр да: «Әти, дустыбызның әтисе шунда киткән, син нигә бармадың?» – дип сорарлар. Шул сүзне ишетсәм, мин оятымнан үләчәкмен, – диде Артур.
Миләүшә Шәйхелисламова:
Сезгә начарлык теләүчеләр ирегезне шунда җибәргән икән дигән сүзләр гайбәтме?
Иркә:
Бу – наданлык. Болай дип фикер йөртү дә дөрес түгел. Беркем дә беркемне дә «моны җибәр әле» дип җибәрә торган заманда яшәмибез.
Әлбәттә, аерылышу түзә алмаслык авыр булды, ләкин мин моны кабул иттем.