ЮХИДИ хезмәткәрләре рульдә барганда телефоннан сөйләшмәскә куша

ЮХИДИ рульдә утырган кешенең телефоннан сөйләшүе нәрсәгә китерергә мөмкин булуын искә төшерде.

Һәр ел саен юлларда меңнәрчә кеше һәлак була яки җәрәхәтләнә. Моның төп сәбәбе башлыча кешенең үзенә бәйле. Әйтик, рульдә барганда телефоннан сөйләшү бик аяныч төгәлләнергә мөмкин. Мондый очракта йөртүченең уяулыгы кимегәнлектән, авариягә эләгү куркынычы бермә-бер арта. Чөнки сөйләшү йөртүченең игътибарын читкә юнәлтә.

ЮХИДИ белгечләре киңәш иткәнчә, телефон шалтыраган очракта, куркынычсызрак урында туктап сөйләшергә яки телефонны кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге бирердәй җайланмадан файдаланырга кирәк. Сүз уңаеннан, телефоннан сөйләшеп барган йөртүче 1500 сум штрафка тартылырга мөмкин.


Фикер өстәү