Телефонны мендәр астына куеп йоклау куркыныч

Хәзер адәм баласының кулыннан гаджетлар төшми диярлек. Телефоннар хәтта кечкенә сабыйларның да төп уенчыгына әйләнде. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина телефоннарны дөрес кулланырга өйрәтте.

Телефонны йоклаганда мендәр астына тыкма. Аны баш очына да куярга ярамый. Җайланмадан чыккан нурланыш баш миенә начар тәэсир итәчәк. Йокларга ятканда гаджетлар һичьюгы карават янында идәндә яки читтәрәк торган өстәлдә торсын.
Телефонны бауга бәйләп муенга такмаска, кесәдә йөртмәскә дә киңәш ителә. Кайбер кеше, күбрәк ир-атлар, гаджет кулланганда, аны аягына куеп утыра. Болай эшләү дә зыянлы. Бөтен техниканы да, кичке якта, эшне тәмамлагач, дымлы салфетка белән сөртеп йогышсызландырырга кирәк. Фәния Арсланова


Фикер өстәү