Саклана белү кирәк

Терлекләр арасында очрый торган йогышлы авырулардан сакланырга, республикага куркынычсыз булган мал һәм ризык кына кертергә. Баш ветеринария  идарәсе һәм Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе алдына куелган төп бурычлар әнә шулар.

Биологик сакланыш

Билгеле булганча, узган ел да ветеринарлар өчен сынаулы булды. Аларга кош гриппы, бруцеллез кебек йогышлы авырулар белән көрәшергә туры килде.    Шуңа күрә, Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов коллегиядә әйтүенчә, алда хуҗалыкларны ябык режимга күчерү бурычы тора.

– 10, 15 ел элек аларны ябык режимга күчерү кирәкми иде. Соңгы елларда мөгезле эре терлекләр арасында авырулар артты. Моннан тыш, әллә кайчан онытылганнар да кире кайта. Елдан-ел куркыныч көчәя генә. Алга таба хайваннарны ачык режимда тоту мөмкин булмаячак. Бу бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, әлбәттә. Тик терлекчелек комплекслары сакланырга тиеш, – диде җитәкче.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та республикага йогышлы авырулар керү  проблемасы һаман  да актуаль булып калуын әйтте. – Баш ветеринария  идарәсенә дә, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенә дә терлекләр һәм кошлар арасында йогышлы авыруларны профилактикалауга зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә терлекчелек объектларының биологик сакланышын тәэмин итү сорала. Моннан оешмаларның иминлеге генә түгел, ә бөтен төбәкнең азык-төлек куркынычсызлыгы тора, – диде министр.

Исәпкә алу

Алмаз Хисаметдинов  әйтүенчә, әлеге вакытта гомум секторда эре мөгезле терлекләрнең – 91, вак мөгезле терлекләрнең – 11, атларның – 14, дуңгызларның – 63, кошларның 28 проценты исәпкә алынган.

Әлеге эшләр быелның 1 сентябренә кадәр төгәлләнергә тиеш.

– Мәҗбүри идентификацияләү турындагы законны без күптәннән көттек. Республикада әзерлек эшләре 2020 елдан бирле барды, – диде ул.

Кабаннарны бетерергә

Билгеле булганча, узган ел республикада дуңгызларда Африка  чумасы белән авырган очраклар ачыкланмады. Тик бу әле иркен суларга мөмкин дигәнне аңлатмый. Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев әйтүенчә, республикада меңнән кимрәк булган дуңгыз тоткан ике хуҗалык тышкы факторлардан начар сакланган. Аларның икесе дә – Сарман районында.

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта республикада 666 баш кабан бар. Аларның 400е – ана кабан. Узган ел 2,5 мең баш дуңгыз юк ителүгә карамастан, бер кабан елына 10 бала китерә дип исәпләсәк, кабан дуңгызларының саны 4 меңнән артык булачак.

– Кабаннарның санын арттырмас өчен аларны тулысынча юк итәргә кирәк. Кабан яшәгән җирдә дуңгызчылык белән шөгыльләнеп булмый! – дип катгый кисәтте Илнур Галиев.

Кешеләр өчен куркыныч

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың өч предприятиесендә санитар һәм ветеринар кагыйдәләр үтәлеп бетмәү нәтиҗәсендә унөч кешедә бруцеллез авыруы ачыкланганлыгын хәбәр итте.

–  Шундый ук хокук бозулар терлекләрдә туберкулез авыруы ачыкланган тагын ике оешмада теркәлде. Туберкулезның микобактерияләре бруцелла кебек үк актив булмаганга күрә генә хезмәткәрләре авырмады, – диде ул.

Аның сүзләренчә, терлекләрдән кешегә күчә торган йөздән артык авыру барлыгы билгеле. Аларның алтысы аеруча куркыныч: кош гриппы, сальмонеллез, котыру авыруы, себер түләмәсе, бруцеллез һәм туберкулез.

Марина Патяшина әлеге авырулардан вакцинация  эшләргә кирәклеген искә төшерде. Аеруча кош фабрикаларында, дуңгызчылык комплексларында эшләүчеләргә һәм зоопарк хезмәткәрләренә прививка ясатырга кирәк. Мондый коллективлар 75 процентка вакцинацияләнгән булырга тиеш.

 


Фикер өстәү