«Картадагы акча алдавыч кына инде ул, яшьләр аны аңламый»

Бүген кибеткә, даруханәгә, башка сәүдә-хезмәт күрсәтү урыннарына керсәң, «Ничек түлисез, карта беләнме, акчалатамы?» – дип сорыйлар. Авылларда да карта белән түләү гадәткә кереп бара. Бигрәк тә яшьләр картадан башка түләүнең ни икәнен онытты, дисәң дә була. Шуңа күрә акчалата исәп-хисап ясыйсы булса, бу инде алар өчен проблемага әйләнә.

«Акча биреп тор әле, күчерер идем», – дип эндәшергә таныш берәр өлкән кеше очраса ярый ла (әле бит өлкәннәрнең дә күпчелеге бу «мода»га – заманча яңалыкка тиз ияләште. Алар арасында да картаны үз итүчеләр күп).

Бервакыт район үзәгеннән кайтырга такси чакырттым. Яшь танышым шалтыратты да: «Онытканмын бит, Гөлсинә апа, акча күчерергә. Картагыз шушы номерга беркетелгәнме? Сбербанкмы, кайсына күчерим?» – диде. Безнең сөйләшүнең шаһиты булган таксист сүзнең нәрсә турында барганын аңлап алды.

– Нәрсә, акча күчерергәме? Хезмәтегез өчен түлиләрме? – дип сорады.

– Юк. Танышым ул. Бер чарада бергә катнашкан идек, китап сатучылар да бар иде, карта белән кабул итмәгәннәрен белгәч, миннән акча алып торган иде.

– Сатучыларның картасына гына күчереп булмады микәнни? – ди таксист. – Акчасыз йөрми алар, гадәтләре шундый, – дип дәвам итә таксист. Күреп торам: бу тема аның «бавыр»ында. – Таксига утыралар, төшәр вакыт җиткәч, абый, түләргә акчам юк, төшкәч тә картадан күчерәм, диләр. Хәзер күчер, дип, номер бирсәң, монда интернетым юк шул, диләр. Ышанмасаң да, нишлисең инде. Алай да, өегездән алып чыгып бир, көтеп торам, дисең. Өйдә дә акча тотмыйбыз шул, диләр. Һәм шуның белән шул. Күчермиләр. Дөресме, дөрес түгелдерме, әмма мин кесәсендә ипи алырлык та, район эчендә, Балтач эчендә таксига түләрлек тә акчасы булмаган кешеләрне аңламыйм. Бүген тырышкан, эшләгән кеше акчасыз була алмый.

– Акчасыз түгелдер алар, «тере» акчалары гына юктыр, – дим. – Без теге чор кешеләре шул. Миңа да балалар күпме, карта белән генә йөр инде, сдача да көтәсе юк, акча саныйсы да, диләр. Әмма янчыгыңда акчаң булмагач, нәрсә инде ул, дим. Картада акчам булса да, аннан түләмим, янчыктан түлим… Без шулай күнеккән.

– Картадагы акча алдавыч кына инде ул, яшьләр аны аңламый, – дип дәвам итә юлдашым. – Күпме акча тотканнарын да уйламыйлар, әле кредит карталары белән «яналар». Бушка алган кебек тоеладыр инде.

– Төрлесе бардыр. Киресенчә, бөтен исәп-хисаплары күренеп бара, айга күпме акча тотканнары да күренә, әле бонуслары да кайта… Ияләнгән кешегә бик уңайлы, – дим. – Акча ваклатасы, эреләтәсе дип уйлыйсы түгел. Янчык күтәреп йөрисе юк…

– Безнең кебекләрне алдарга да бик уңайлы шул, – ди таксист.

– Сез утырганда ук шартыгызны әйтегез, акчалата түлисе, дип әйтегез, – дим.

– Алай булса, бөтенләй клиентларсыз калуың бар, – дип, бераз уйлана калды да көлемсерәп җибәрде ул. – Әй, алдарга уйлаган кеше алдый инде ул, безне ышандыруның берние юк бит… Шөкер, бөтен кеше дә андый түгел. «Сезнең эшегез бит бу, хезмәт хакыгыз бит», – диюче күп… Өлкәнрәкләр, кереп утыруга, акча янчыгын тартып чыгара, төгәлләп бирим дип, акча санарга керешә…

– Әһә, безнең кеше икән, дисезме? – дим. Килешә. Алар безнең кешедер дә, тик без үзебез башкалар өчен «безнең» кеше икәнме соң, дип уйлап куйдым. Чорына, заманына күрә, диюем. Монысын, әлбәттә, кычкырып әйтмәдем.

 


Фикер өстәү