Иркә: «Күңелдә булганнарны сөйли алмыйм»

Җырчы Иркә махсус операциядәге ире җибәргән видеоларны җыеп, ролик ясаган һәм аны социаль челтәрдә дә күрсәтергә булган. Бу хакта «Интертат» яза.

«Хәерле кич, минем белән бергә булган, мине, безне якын иткән тамашачым.

Менә 1 ел да 2 ай вакыт үтеп китте Артурның анда киткәненә. Күнегеп беттек, дисәм – алдармын… Сагынабыз. Без өйдә 4 кыз бер-беребезне тотып торабыз. Мин моңсулансам, алар, бөтен көчләрен куеп, мине ул халәттән чыгарырга тырышалар. Алар кәефсезләнсәләр, мин бөтен игътибарымны аларга юнәлтәм. Без аны нык көтәбез. Нык…

Төрле кызык видеолар төшереп җибәрәбез. Кыскасы, ул – безгә, без аңа бер күңелсезләнергә бирмибез. Тормыш, туктамас елга булып, ага да ага. Минем бер секундка да уйлап караганым булмады, менә шулай булыр да, гомеребездә шундый борылыш булыр, дип. Бу – зарлану түгел, бәлки, үз-үзем белән сөйләшүдер. Күптән язганым юк икән бит.

Сорыйсыз бит «ничек син» дип. Мин әйбәт! Балаларым Аллаһка шөкер. Ирем анда, аның да ярыйсы.

Күңелдә булганнарны сөйли алмыйм. Мин, гомумән, андый сөйләшүләрдән баш тарттым кебек. Минем эчке халәтем минем җырларымда. Мине Ходайдан, тугры тамашачымнан, әни һәм балаларымнан яхшырак аңлаучы юктыр.

«Чеметүләр», көлүләр, төрттерүләр һәм башкалары килгәли. Алар өчен рәхмәт, тагы да акыллырак булырга ярдәм итәсез.

Видео куйган, үзе башка әйбер яза, дисезме?

Артурдан төрле вакытларда килгән җыелма видео бу.

Без көн дә аның белән җае килгәндә сөйләшәбез, аралашабыз. Ни ашаганын, кайда йоклаганын көн саен диярлек белеп торабыз. Рәхмәт, Артур. Без сине көтәбез.

Тарих булып, минем сәхифәмдә калсын ,дидем, рөхсәт бирде!

Киткән егетләребез, без сезнең белән!» – дип язган җырчы.

Бу видеоны күреп, башкаларның да йөрәкләре өзгәләнгән. «Сезне уйлап та, бу видеоларга карап та үзәк өзелә. Тизрәк тукталсын иде дә бит инде, Аллакаем», «Ходаем, кемнәр уйлаган бит шундый заманнар килер дип», «Аллаһ Тәгалә саклап йөртсен егетләрне, амин», «Исән-сау гына булсын Артур. Ә сез, Иркә, нык булыгыз. Матур җырларыгыз, халыкның сезне яратуы белән күпләрнең йөрәгенә тиясездер шул, шуңа түзә алмыйлар», «Исән-сау әйләнеп кайтсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез», – дигән матур сүзләр язып калдырганнар җырчыга дуслары.

 


Фикер өстәү