Татарстанда атна дәвамында һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Бу атнада Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә. Һаваның максималь температурасы +10 градуска кадәр җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итте.

Бүген Татарстанда көндез 7-10 градус җылы булачак.

Иртәгә, 9 ноябрь төнендә урыны белән яңгыр һәм 0-5  градус, көндез 2-7 градус җылы булыр дип фаразлана.

Җомга, 10 ноябрьдә, көндез 2-7 градус җылы булыр дип фаразлана. Җил секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

11 ноябрь төнендә урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшем көтелми, республикада 0-5 градус җылы көтелә.

 


Фикер өстәү