Бер ир 4 мең сум өчен 90 яшьлек таныш әбисен үтергән

Уфада полиция хезмәткәрләре Орджоникидзе районында яшәүче 90 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән кешене кулга алган. Ул элек хөкем ителгән 42 яшьлек Черниковка кешесе булып чыккан. Үтерү турында гаризаны үлгән хатынның күршесе биргән. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, шикләнелүче әбигә ярдәм итүче кешеләр арасында булган, моның өчен әби аңа акча биргән. Соңрак аларның мөнәсәбәтләре бозылган һәм ул килми башлаган.

Ләкин 26 октябрьдә ул исерек килеш танышы янына акча алырга килә, әмма өлкән яшьтәге хатын аны кире кага. Шуннан соң кунак пычак алып, аңа берничә тапкыр кадый. Аннары 4 мең сум булган акча янчыгын алып, чыгып качкан. Аның төнге сәяхәтләре күзәтү камералары язмаларында калган, шулай ук күршеләрнең күрсәтмәләре дә ярдәм иткән.

Әби беркайчан да ишеген бикләми торган булган, шуңа аның өенә теләсә кем керә алган.

Тоткарланган кеше сорау алу вакытында ук үтерүен таныган. Ул кулга алынган.


Фикер өстәү