Владимир Путин технология сәясәте турындагы закон өстендә эш вакытын күчермәскә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусовка технологик сәясәт турындагы закон өстендә эшләү вакытын күчермәскә кушты. Бу хакта ТАСС яза.

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, мондый проект бик мөһим, шуңа күрә ул «кайдадыр уңга» китәргә тиеш түгел.

Исегезгә төшерәбез, Президент белән очрашуда Белоусов бу документның төп новеллалары турында сөйләде. Сәясәтче билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгы кушуы буенча 2023 елның маенда РФ Хөкүмәте Технологик үсеш концепциясен кабул итте.

«Хөкүмәт шунда ук технологик үсеш турында законны эшли башлады, ул расланган документның төп идеяләрен, концепцияләрен ныгыта», – дип сөйләгән Белоусов Путинга.


Фикер өстәү